Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2024, 09:41

Совет районында 54 йорт һәм 60 йорт яны территориясе капиталь ремонтланачак

Быел Казанның Совет районында торак фондын капиталь ремонтлау программасына 54 йорт кертелгән. Моннан тыш, 55 йортта 179 подъездны ремонтлау планлаштырыла. Узган ел 52 күпфатирлы йорт һәм 57 йортның 152 подъезды ремонтланган.

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча агымдагы елда 60 йорт яны территориясе ремонтланачак, яхшыртулар 21 мең кешене колачлаячак. Узган ел программа 51 ишегалдын үз эченә алган. Яхшыртулар 20 мең кешегә кагылган.

Территорияләрне төзекләндерү кысаларында райондагы ишегалларында һәм поселокларда контейнер мәйданчыкларын реконструкцияләү буенча эш алып барыла. Быел 49 мәйданчыкны яңарту һәм төзү планлаштырыла. Узган ел 59 заманча мәйданчык урнаштырылган, шуларның 16 сы – поселокларда.

Санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча эш дәвам итә. Быел 27 участок чүп-чардан чистартылачак, узган ел 36 участоктан чүп җыелган.

Ел саен урамнарны яшелләндерү буенча эш алып барыла. Быел районда 10 меңнән артык агач утырту планлаштырыла. 2023 елда 6 меңнән артык яңа агач һәм 5 мең куак утыртылды.

Барлык пресс-релизлар