Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2019, 09:40

Иске Татар бистәсендә тагын бер транзит зона төзекләндереләчәк


Яңа Генпланда Фәткуллин урамы буенча урнашкан 1 км озынлыктагы иң борынгы бульварның берсенә Елга портыннан алып яңа Зооботаника бакчасына кадәр - Тинчурин скверы, Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буйларын тоташтыра торган буын роле бирелә. Киләчәктә бульвар янындагы юллардан тулысынча йөк транспорты чыгарылачак, ә автомобиль агымнары транспорт йөкләнешен киметү һәм җәяүлеләр өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыру максатыннан күчереләчәк.

Фәткуллин урамындагы бульвар Яңа Татар бистәсенә нигез салынганнан бирле эшли. Урамның 1749 елгы фоторәсемнәре сакланган. Ул татарлар өчен шәһәр мәдәниятен үстерүдә мөһим өлеш булды. Бульвар хәзер 5-нче шәһәр хастаханәсеннән Әҗем мәчетенә кадәр уза.

Төзекләндерү проекты кече архитектура формаларын һәм яктыртуны, балалар һәм өлкәннәр өчен актив зоналар булдыруны, яшелләндерү һәм яңа яшел үсентеләр утыртуны күздә тота.

Архитекторлар планында Кабан күле бульварыннан чыгу каралган, бу Иске Татар бистәсенең туристик маршрутларын һәм Яңа Татар бистәсенең тарихи киңлекләрен бер зур җәяүле маршрутка бәйләргә мөмкинлек бирәчәк.

Барлык пресс-релизлар