Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.10.2019, 08:00

Агымдагы елда Казан юлларын, ишегалларын һәм тротуарларны ремонтлау 7,2 млрд. сумга башкарылды

Быел Казанда 146 шәһәр һәм , бистә урамы, 42 тротуар, 34 белем бирү учреждениесе территориясе, 3 бакча ширкәтләренә керү юлы һәм 296 ишегалды территориясе ремонтланды. Ремонтның гомуми мәйданы 1,8 млн. кв. м. тәшкил итте. Юл объектларында 500 мең тонна асфальт бетоны җәелде

Республика һәм федераль бюджетлардан юл эшләрен үткәрүгә 7,2 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелде. Шуларның 2,2 млрд. сумы – «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын тормышка ашыруга, 4 млрд. сумы - урам-юл челтәрен, Worldskills дөнья чемпионаты маршрутларын һәм мәгариф учреждениеләре территорияләрен норматив хәлгә китерүгә һәм 1 млрд. сумы - ишегалды территорияләрен ремонтлауга.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты кысаларында 72 шәһәр һәм бистә урамы һәм гомуми мәйданы 610 мең кв. м. булган 20 тротуар ремонтланды. Моннан тыш, Казан Мэриясенә һәм Халык контроле» системасына шәһәрлеләрдән иң күп шикаятьләр кергән юллар һәм тротуарлар ремонтланды, алар арасында Беломорск, Габишев, Родина, Халитов, Себер тракты, Нардуган урамнары, Старательный тыкрыгы бар.

Иң зур проектлардан Дубравная урамын төзекләндерү, машиналар йөрү өлешен 4 полосага кадәр киңәйтү; Кызыл Позиция урамы буенча тротуарларны ремонтлау, тышкы яктырту челтәрләрен һәм яңа парковка кесәләрен төзекләндерү; Царицыно торак массивыннан Каспий урамы буенча Җиңү проспектына өстәмә чыгу юлын оештыру булды.

Шәһәрнең юл челтәрен үстерү перспективалары күзлегеннән иң мөһим объектларның берсе - Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр Зур Казан боҗрасы участогын төзү. 800 м озынлыктагы автомобиль юлының әлеге участогында эшләр комплексында 110 м озынлыкта юлүткәргеч, Борисково урамы белән кисешкән урында җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе, терәк диварлар урнаштыру, гамәлдәге инженерлык челтәрләрен үзгәртеп кору һәм яңаларын урнаштыру, юл келәмен җәю каралган. Шул ук вакытта Зур Казан боҗрасы участогының Борисково урамыннан Техника урамына кадәрге икенче этабын проектлаштыру эшләре алып барыла.

Николай Ершов һәм Восход урамнарында велосипед хәрәкәтен үстерү өчен киң тротуарлар җәяүлеләр һәм велосипед полосаларына бүленгән.

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясенең 115 участогында светофор объектлары, флуоресцентлы өслекле юл билгеләре урнаштыру эшләре башкарылган, шул исәптән юл өлеше өстендәге Г-образындагы терәкләрдә, ясалма юл тигезсезлекләрендә, эксплуатацияләү вакыты озаграк булган куркынычсызлык киртәләрендә. Барлык куркынычсызлык коймалары да ЮХИДИ хезмәтләре күрсәтмәләре нигезендә дәүләт стандартлары таләпләренә туры китереп билгеләнде.

«Ворлдскиллс» стандартларының һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек кысаларында тагын 74 юл участогы, 22 тротуар һәм «Бер мәктәп – бер ил» акциясендә катнашкан мәгариф учреждениеләренең 34 территориясе ремонтланган. Ремонтның мәйданы 878 мең кв. м тәшкил иткән. Автомобиль транспортының норматив трафикын тәэмин итү буенча мөһим саналган урамнар норматив хәлгә китерелгән, алар арасында Адоратский, Сәетгалиев, Пушкин, Татарстан, Тукай, Мамадыш тракты һәм башка урамнар бар.

Бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын урнаштыру буенча эш дәвам итте. Быел Идел буе һәм Совет районнарындагы 4700 кишәрлектән торган 14 бакчачылык ширкәтенә («Волга», «Победа», «Овощник», «Бережок», «Звезда» һ. б.) гомуми озынлыгы 5 чакрым булган 3 юл эшләнгән.

Иң интенсив транспорт йөкләнеше булган юл участокларында югары сыйфатлы полимер-битум үзле вак таш-мастик асфальт-бетон кулланылган. Шуңа бәйле рәвештә ремонтланган юлларның югары катламының гарантия срогы 4 елга кадәр арттырылды.

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының соңгы сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Казан, юл хуҗалыгының торышы буенча, 250 меңнән артык халкы булган шәһәрләр рейтингында беренче урынны алган.

Агымдагы елның июнендә Гомумроссия халык фронтының юл инспекциясе урам-юл челтәренең торышын һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын «бишле» билгесенә бәяләде. 

Барлык пресс-релизлар