Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2025, 09:51

«Замбези елгасы» зоопаркына ике ак мөгезборын китерәчәкләр

Казанның «Замбези елгасы» зоопаркы коллекциясе даими үсә – быел аны ике ак мөгезборын тулыландырачак. Узган ел лемурларда, Брюс даманнарында, Бразза маймылларында, дикобразларда һәм ак башлы сипларда барлыгы 15 баш бала туган.

Күптән түгел зоопаркта РФ Кызыл китабына кертелгән ике балобан-лачын кошы чыккан. Тагын бер пар лачынның якын арада тулылануы көтелә. Бу кошларны зоопарк узган ел ТР Экология министрлыгының «Балобан-лачынның Идел-Кама популяциясен торгызу» программасы кысаларында вакытлыча тоту һәм үрчетү өчен алган. Кошларны кыргый табигатькә май ахырында-июнь башында Кама Тамагы янында чыгарырга планлаштыралар.

Июль аенда Чапман зебрасы семьялыгында чираттагы арту көтелә. Ә «Замбези елгасы»нда яшәүче ата Гориллага кунакка Мәскәү зоопаркыннан бу сирәк төрне саклау программасы кысаларында ике ана маймыл киләчәк. Билгеләп үтәргә кирәк, Россиядә гориллалар Казан һәм Мәскәү зоопаркларында гына яши. Бүген зооботаника бакчасының яңа өлешендә 62 төрдәге 270 Африка хайваны яши.

Килүчеләрнең яраткан хайваны фил Филимон булды, ул башкала зоопаркыннан 2023 елда китерелгән. Казанда булган ике ел эчендә ул 750 кг авырлыгын арттырган – хәзер филнең авырлыгы 3200 кг. Хайванга уңайлы булсын өчен җылы вольерда «тропик яңгыр»системасын урнаштырганнар. Шуның өстенә, фил оясындагы коры чокырны су белән тутырдылар һәм аңа карплар җибәрделәр.

Казан зооботаника бакчасының ике өлешендә 133 төрдән барлыгы 4 673 зат яши. 2024 елда зоопаркта рекордлы 781 мең кеше булган.

Хәзер «Замбези елгасы» җәйге график буенча көн саен 8:30 дан 21:00 гә кадәр эшли.

Барлык пресс-релизлар