Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2019, 09:02

Казанның барлык социаль объектлары һәм йортларның 99%-ы җылылык бирү сезоны башына әзер

Казанда социаль өлкәдәге барлык 783 объект һәм үзәк җылылык белән тәэмин ителгән 5270 күп фатирлы торак йорт (99% тәшкил итә) җылылык бирү сезоны башлануга әзер. Барлык алты зур җылылык белән тәэмин итү чыганагы, шул исәптән ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 һәм ТЭЦ-3, квартал җылылык бирү станцияләренең «Савиново», «Горки», «Азино» эре район котельнялары, шулай ук «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең 137 котельнясы һәм 50 ведомство котельнясы эшли башлауга әзер.

Кышкы сезонга әзерлек барышында ревизия үткәрелгән, йорт эчендәге 11,5 мең км системаларга, шулай ук 50 һәм 1200 мм диаметрлы 2 мең км магистраль һәм квартал эчендәге җылылык челтәрләренә юдырту һәм опрессовка ясалган. Капиталь һәм агымдагы төзекләндерү программалары кысаларында 46 км дан артык торба үткәргеч алыштырылган һәм реконструкцияләнгән. Җылылык челтәре хуҗалыгының җылылык йөкләнешләренә әзерлеген раслаган җылылык челтәрләренә финиш опрессовкасы үткәрелгән.

«Казэнерго» акционерлык җәмгыяте Ферма-2, Бутлеров һәм Космонавтлар урамнарында өч район котельнясын комплекслы модернизацияләгән һәм реконструкцияләгән. Аларда иске җиһазлар алмаштырылган, технологик процессларны автоматлаштыру гамәлгә кертелгән. Бүгенге көндә «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте үз котельняларының 30%-ын модернизацияләгән.

Быел Бишбалта бистәсенең берничә йортында җылылык бирү системасы үзгәртеләчәк, элек ведомство котельнясына «КВЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең икенче мәйданчыгында хезмәт күрсәтелә иде. Бу котельня ябылганнан соң, җиде торак йорт, 30-нчы номерлы балалар бакчасы һәм «Машина төзүче» мәдәният йорты яңа блок – модульле котельняга, 378-нче номерлы балалар бакчасы «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте челтәрләренә тоташтырылачак.

Казан Башкарма комитетының Торак-моммуналь хуҗалыгы комитетында һәм район администрацияләрендә халыктан җылылык җибәрү башланганнан соң җылылык булмауга кагылышлы шикаятьләр һәм гаризалар кабул итү буенча кайнар линия эшләячәк. Телефон номеры KZN.RU Казан Мэриясе порталында басылачак. Исегезгә төшерәбез, шәһәр үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү режимнарын җайга салу тәмамланганнан соң тулысынча җылы белән тәэмин ителәчәк, бу ике атнага кадәр дәвам итә.

Барлык пресс-релизлар