Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2021, 08:06

Казан кунакханәләренең йөкләнеше пандемиягә кадәрге дәрәҗәсенә кайта

Казан һәм Татарстан Республикасы отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе мәгълүматлары буенча, май бәйрәмнәрендә Казан кунакханәләрендә урыннарны актив броньлау бара. Казан бу чорга сәяхәт итү өчен популяр Россия шәһәрләре унлыгына керде. Шәхси броньнар төркемлеләрдән өстен тора. 2021 елда белгечләр фаразлары буенча май бәйрәмнәрендә кунакханәләрнең уртача йөкләнеше, пик даталарны исәпкә алып, 70 проценттан 90%-ка кадәр тәшкил итәчәк. Чагыштыру өчен, 2019 елда бу күрсәткеч 83,4% тәшкил иткән.

Билгеләп үтәргә кирәк, кунакханә хуҗалары майда бәяләрне 2019 ел дәрәҗәсендә саклап калачак, ә пик даталарда максималь үсеш 2019 елга карата 9%-тан артмый.

Агымдагы елның мартында төп объектларның йөкләнеше 51,57% тәшкил иткән. Узган елда бу күрсәткеч 30,66%-ка тигез булган, 2019 елда – 53%-ка.

Бүген Казанда 8182 мең номерга 245 урнаштыру чарасы эшли, бу хостеллар һәм 2013 җәмәгать туклануы биналарын да кертеп.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2-нче апрельдән ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) балаларны кунакханәгә урнаштырганда нотариаль ризалыгы турындагы таләпләр бетерелде, бары тик ирекле формада төзелгән законлы вәкилләрнең язма ризалыгы гына җитә.

Язгы-җәйге туристик сезон башланганчы Казан туризмны үстерү комитеты хезмәткәрләре кунакханәләрне, җәмәгать туклануы урыннарын, төп экскурсия маршрутларын инспекцияли һәм шәһәр кунакларына хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен арттыру чараларын оештыра.

Барлык пресс-релизлар