В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Агымдагы елның гыйнварыннан март аена кадәр Казанда кунакханә объектларының уртача йөкләнеш дәрәҗәсе 46% тәшкил итте. Бу узган елның шул ук чорына караганда 2,5% ка һәм 2021 елга караганда 6% ка күбрәк. Май бәйрәмнәренә уртача йөкләнеш 70% ка һәм аннан да югарырак. Йөз процент тутыруны билгеләгән кунакханәләр бар. Казанда 230 урнаштыру чарасы эшли, шул исәптән хостеллар да, алар 17 меңгә якын кунакны кабул итә ала.
Башкаланың төп истәлекле урынына – Казан Кремленә 2023 елның беренче кварталында 665 мең 454 кеше килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 14,5% ка күбрәк. Шәһәрнең башка мәдәни объектлары да арта бара. Мәсәлән, «Шәһәр панорамасы» музеена беренче кварталда 13 мең 548 кеше килгән. 2022 ел белән чагыштырганда үсеш 81% тәшкил иткән. Чәк-чәк музеенда гыйнвардан мартка кадәр 8641 кеше булган, бу узган ел белән чагыштырганда 3,5 меңгә күбрәк.
Бу ел башыннан Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты 1 миллион пассажирга хезмәт күрсәтте. Аэропортның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, рекордлы күрсәткечкә 1 нче апрельдә ирешелгән, 2019 елда бу чикне май уртасында гына узган булганнар.
2022 ел белән чагыштырганда, эчке һәм халыкара рейсларда пассажирларны ташу күләме якынча 47% ка арткан. Бу маршрут челтәрен киңәйтү һәм яңа чит ил авиаташучыларын җәлеп итү белән бәйле. Моннан тыш, элек хезмәт күрсәтелгән юнәлешләр буенча рейслар саны артты. Агымдагы елның апрель аена 21 халыкара авиарейс һәм ил эчендә 40 авиарейс башкарыла.
Бу атнада 29 нчы һәм 25 нче апрельдә Идел һәм Чулман буйлап туристлык навигациясе башланачак. Ә 1 нче майдан «Казан» гаилә үзәге янындагы причалдан елга трамваенда экскурсияләр старт ала. Казансу буйлап йөрү көн дә сәгать саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр үткәреләчәк. Сайланган тарифка бәйле рәвештә, йөрү 40 минуттан 1 сәгать 40 минутка кадәр дәвам итәчәк. Профессиональ гид хезмәтләре елга буйлап йөрүнең үзенчәлеге булып тора.
Кабан күле буенда катамараннар һәм көймәләр прокаты эшли башлады инде. Судноларны тәүлек әйләнәсе арендага алырга мөмкин.
17 нче апрельдә ретротрамвайның яңа сезоны башланды. Ул боҗра маршруты буенча тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр һәм кире юнәлештә бара. Ретротрамвай җәйге сезон дәвамында көн саен 17:00 сәгатьтән йөриячәк. Юлда пассажирларга шәһәрнең төп истәлекле урыннары турында җиде телдә – рус, татар, инглиз, кытай, испан, француз һәм немец телләрендә аудиотарих тәкъдим ителә. Трамвай 22 пассажирны сыйдыра, бер әйләнешне ул 40 минут эчендә үтә. Экскурсиягә гаризалар «Метроэлектротранс» МУП диспетчерлык телефоны буенча кабул ителә: +7(843)533-70-90.