В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көнгә Горький шоссесын реконструкцияләүнең 2023 елга планлаштырылган этабы 55% ка үтәлгән. Хәзер эшләр «Олимпиец» спорт комплексы районында актив алып барыла: биредә тавыштан саклаучы экраннар урнаштырыла (Осиново урамына кадәр), борылыш элмәгенең терәк стеналарында бетон эшләре дәвам итә, җирле юллар төзелә. Шулай ук башка участокларда җир өстендәге җәяүлеләр кичүләренең нигезләре һәм терәкләре, бер дәрәҗәдәге борылыш элмәкләре корыла.
Исегезгә төшерәбез, Горький шоссесын реконструкцияләү Музыкальная урамыннан М-7 «Волга» трассасына кадәр өзлексез хәрәкәт оештыруны күздә тота. Моның өчен гамәлдәге светофор объектларын һәм җир өсте җәяүле кичүләрен бетерү каралган. Алар урынына 3 җир асты һәм 5 җир өсте җәяүлеләре кичүе, 3 җир асты борылыш элмәге, тоннель, эстакада һәм 3 борылыш элмәге барлыкка киләчәк.
Хәзерге вакытта «Факел» сәүдә үзәгеннән «Олимпиец» спорт комплексына кадәр өченче полоса төзелеше, «Факел» сәүдә үзәгеннән Осиново урамына кадәр булган өслекне ремонтлау, вакытлы юллар салу башкарылган. Фрунзе һәм Болотников, Восстание һәм Болотников урамнары, «Олимпиец» СК, Залесная урамы киселешләре районында борылыш элмәкләренең тоннель өлешләре, шулай ук «Олимпиец» СК, «Кояшлы» лагере, Залесная урамы янында җир асты җәяүлеләр кичүләренең тоннель өлешләре төзелгән. Элемтә, яктырту, электр, газүткәргеч, фекаль һәм яңгыр канализацияләре челтәрләре салынган. Канализация-насос станцияләре, җир өстендәге эстакада терәкләрен кору үткәрелгән.