Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Алиев Булат Рафаил улы

Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе

Телефон номеры: +7 843 299 17 66

Почта: r.a@tatar.ru

Адрес: 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 1

Кабул итү сәгатьләре: дүшәмбе-җомга 9.00-18.00






Тормыш юлы

1990 елның 18-нче декабрендә Чуваш АССРның Канаш шәһәрендә туган.
2012 елда «Икътисадчы» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган, 2014 елда икътисад магистры булган.
2010 елның июненнән 2012 елның мартына кадәр – Казан (Идел буе) федераль университетының студентлар клубы директоры.
2013 елның апреленнән 2013 елның ноябренә кадәр – Казан (Идел буе) федераль университетының Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе директорының әйдәп баручы белгече.
2014 елның мартыннан 2014 елның ноябренә кадәр – Казан Башкарма комитеты Аппаратының эш башкару идарәсенең гомуми бүлеге баш белгече.
2014 елның ноябреннән 2018 елның октябренә кадәр – беркетмә бүлеге башлыгы, Казан Башкарма комитеты Аппаратының оештыру идарәсе башлыгы урынбасары.
2018 елның ноябреннән 2021 елның мартына кадәр – Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары.
2021 елның 19-нчы мартыннан – Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе.
«1-нче класслы муниципаль киңәшче» чинына ия.
Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2020 ел), Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2018 ел), Казан шәһәренең Мактау грамотасы (2015 ел), «Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» (2013) истәлекле медале , «Казанда 2015 елгы XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2015 ел) белән бүләкләнгән.




Все контакты