Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казанда эзлекле рәвештә видеокүзәтү һәм технологик куркынычсызлык системасы үсә. Шәһәрнең күпфатирлы йортлары халыкның иминлеген һәм уңайлылык дәрәҗәсен арттыра торган заманча «акыллы» домофоннар һәм күзәтү камералары белән актив җиһазландырыла.

Видеокүзәтү системалары торак йортлар белән бергә иҗтимагый киңлекләргә – паркларга, скверларга, халык күпләп ял итә торган урыннарга да куела. Муниципаль социаль инфраструктура объектларында куркынычсызлык системаларын модернизацияләү эше дәвам итә: балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, медицина учреждениеләрендә һәм мәдәният үзәкләрендә видеоконтроль, янгыннан саклануның һәм автомат рәвештә хәбәр итүнең заманча комплекслары гамәлгә кертелә.

Әлеге чараларны гамәлгә ашыру ярдәмендә шәһәр хуҗалыгы ышанычлы яклана һәм Татарстан башкаласында яшәүчеләр, башкала кунаклары өчен имин мохит булдырыла.