Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.12.2025, 11:22

Рөстәм Гафаров: «Массакүләм чараларның барысында да куркынычсызлык мәсьәләсе беренче урында торырга тиеш»

Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәр урамнарында иминлекне тәэмин итү өчен 900 дән артык полиция хезмәткәре җәлеп ителә

Марат Мөгыйнов фотосы

Казанда Яңа ел һәм Раштуа чараларында гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен 900 дән артык полиция хезмәткәре җәлеп ителәчәк. Башкалада иминлекне саклау өчен шулай ук Росгвардия хезмәткәрләре кизү торачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Ринат Габитов хәбәр итте.

«Без шәһәрдә Яңа ел каникуллары алдыннан әзерлек чаралары үткәрдек. Чыршы шәһәрчекләре ачылды, парклар, скверлар, урамнар бизәлде. Бай бәйрәм программасы әзерләнгән. Кышкы сихри бәйрәм рухын арттыру, әлеге тылсымлы көннәрне гаилә, дуслар даирәсендә рәхәтләнеп бәйрәмчә уздыру өчен барысы да булдырылган, массакүләм чараларның һәрберсендә дә куркынычсызлык мәсьәләсе беренче урында торырга тиеш», - диде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Массакүләм күңел ачу чаралары үткәрелә торган көннәрдә хезмәттә булган полиция хезмәткәрләренең гомуми саны 900 дән артык булачак. Билгеләп үтелгәнчә, Яңа ел төнендә тәртипне – 253, Раштуа бәйрәмендә исә 187 полиция хезмәткәре күзәтәчәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Ринат Габитов бәйрәм чаралары уздырыла торган төп мәйданчыкларның, техник чараларны җәлеп итеп, шулай ук кинологлар тарафыннан алдан тикшереләчәге хакында хәбәр итте.

«Бигрәк тә балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен, Яңа ел чыршылары урнашкан һәм бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннарда юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренә өстәмә постлар бүлеп бирү каралган», - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы.

Моннан тыш, 6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә Раштуа гыйбадәтләре вакытында православие гыйбадәтханәләренә керү урыннарында иминлекне тәэмин итү өчен металлодетекторлар урнаштырылачак.

Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә шәһәр Башкарма комитетында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Очрашуда массакүләм чараларда куркынычсызлык очраклары турында фикер алыштылар. Тамашачылардан чараларга алдан килүләре һәм үзләре белән эре габаритлы, металл эшләнмәләр һәм башка әйберләр алып килмәүләре сорала.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.12.2025
Видеорепортаж
29.12.2025 10:30
Эшлекле дүшәмбе, 29.12.2025
Барлык яңалыклар