В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда дүрт кешегә күбрәк
Денис Гордийко фотосы
Казанда полиция хезмәткәрләре 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр 84 исерек машина йөртүчене туктаткан. Бу узган ел белән чагыштырганда 4 кешегә күбрәк: ул вакытта руль артында 80 кеше булган.
Бәйрәмнәрдә исерек килеш машина йөртүчеләр саны арта, гадәттә бер атна эчендә 40 ка якын хокук бозучы ачыклана.
Казанның Дәүләт автоинспекциясе искәртеп узганча, исерек килеш руль артына утырган өчен транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм итү, шулай ук 45 мең сум күләмендә административ штраф каралган. Медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен дә шундый ук җәза бирелә.
«Махсус стоянка өчен түләү чыгымнары 11 көн эчендә шактый зур сумманы тәшкил итә, ул хокук бозучы өчен өстәмә финанс чыгымы булып тора. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрдән әлеге мәсьәләгә аеруча җаваплы карауларын сорый: үз тормышыгызны һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген куркыныч астына куймагыз», - дип искәртте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Михаил Савин.
Кабат хокук бозу очрагында машина йөртүчегә өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Моннан тыш, гаепле кешенең транспорт чарасы суд тарафыннан чыгарылган гаепләү карары нигезендә конфискацияләнергә һәм махсус түләүле стоянкага җибәрелергә мөмкин.