Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.12.2025, 14:48

И.Метшин: ««Апуш» һәм «Гәүһәр» проектлары безнең өчен көтелмәгән яңа мөмкинлекләр ачты»

«Апуш» татар балалар театр студиясе 2025 елда Казанда дүрт яңа спектакль чыгарган

Денис Гордийко фотосы

«Апуш» татар балалар театр студиясе бу елны Казанда дүрт яңа спектакль чыгарган. Шәһәрнең төрле районнарында студиянең барлыгы алты төркеме эшли. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

«Бу эшнең чишмә башы балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән башлана. Һәм Гүзәл Рәмзилевна әйткән сүзләр, шул ук «Апуш», «Гәүһәр» проектлары, безнең өчен көтелмәгән яңа мөмкинлекләр ачты. Әлеге эшчәнлек буенча орлыклар уңдырышлы туфракка салынды, шуңа күрә бу мәсьәләләрне системалы рәвештә дәвам итәчәкбез», - дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

««Апуш» татар балалар театр студиясен аерым горурлыгыбыз, дияр идем. Бүген шәһәрнең төрле районнарында студиянең 6 төркеме эшли. Алар барысы да әлеге сезоннан даими рәвештә Г.Камал театрының яңа бинасы сәхнәсендә чыгыш ясый», - дип фикерләре белән уртаклашты Гүзәл Сәгыйтова.

Ул шулай ук узып баручы елда студия шәкертләре дүрт яңа спектакль күрсәтте, дип сөйләде. Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел булуга багышланган ике атналык «Күзлек» театр лабораториясе оештырылган. Ул зур фестиваль белән тәмамланган.

«Әмма төп җиңү – ул күңелләрендә театрга карата яктылык утлары кабызган, театрга мәхәббәт белән караучы балалар, һәм бу мәхәббәт могҗизалар тудырырга сәләтле. Туган телен белмәгән балаларның студиядә шөгыльләнеп, сәхнәдә уйнап, кыска вакыт эчендә татар телен өйрәнүләренең гаҗәеп мисаллары бар. Күпләрнең туган телгә карата тискәре мөнәсәбәте тамырдан үзгәрде. Студиянең уңышы шуны күрсәтә: тел, хис-кичерешләр, иҗат белән бәйләнгән очракта, бөтенләй башкача үзләштерелә. Әлбәттә, бу эштә студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманованың һәм безнең остазларның, профессиональ театр актерларының өлеше зур», - дип сүзен йомгаклады Казан башлыгы урынбасары.

Алдарак Г.Камал исемендәге театрның Көнчыгыш залында «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Елантау» этно-фэнтези мюзиклы премьерасын тәкъдим итүе хакында хәбәр ителгән иде. Пьесаның авторы – язучы Резедә Гобәева.

Видеорепортаж
22.12.2025 14:39
Биш ел эчендә Казанда татар телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү буенча 30 дан артык проект гамәлгә ашырылган
Барлык яңалыклар