В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр җәйге программа өчен чаралар тәкъдим итә ала
Фото: Денис Гордийко
Экспертлар һәм казанлылар чараларның җәйге программасы, музейлар һәм җәмәгать киңлекләре эше турында фикер алышачак. Спикерлар шулай ук Казан Кремлен шәһәр проектлары белән тутыру һәм киңлекне куллану форматы турында сөйләячәк.
Дискуссиядә Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов, «Җанлы шәһәр» заманча сәнгатькә ярдәм фонды директоры Инна Яркова, NUR халыкара медиа сәнгать фестиваленә нигез салучы һәм кураторы Рәшид Османов, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» махсус проектлар департаменты җитәкчесе Зилә Гарипова һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Очрашу 15 нче июньдә 19:00 сәгатьтә булачак, катнашучыларны Кремльнең Гавами урыннары ишегалдында көтәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.