В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кышкы сезон башланганнан бирле Татарстан Республикасы башкаласында Яңа елга багышланган 500 чара узган
Марат Мөгыйнов фотосы
Яңа ел төнен Казанда ачык мәйданчыкларда – «Казан» гаилә үзәге янында һәм «Черек күл» паркында 55 меңнән артык кеше каршы алган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.
«Казанда кыш» программасы кысаларында фестивальләрдә, ярминкәләрдә һәм шугалакларда 900 мең кеше булган. Казан халкы һәм башкала кунаклары иң популяр мәйданчыклар буларак «Казан» гаилә үзәген, Казан Кремлен, «Черек күл» паркындагы төп шугалакны, «Елмай» паркын һәм Серов бульварын сайлаган.
Кыш башланганнан бирле Татарстан башкаласында барлыгы 500 чара узды, дип хәбәр итте Азат Абзалов. Бәйрәм программалары иҗтимагый киңлекләрдә, ишегалларында һәм шәһәрнең төп мәйданчыкларында уздырылган. Шәһәргә, шул исәптән торак йортларның ишегалларын да кертеп, 150 дән артык Яңа ел чыршысы куелган.