Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казанда мәгариф өлкәсенә аерым игътибар бирелә, бу иң мөһим социаль юнәлешләрнең берсе. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында  белем бирү хезмәтен 326 балалар бакчасы, 201 мәктәп, шул исәптән 170 муниципаль, 49 өстәмә белем бирү учреждениесе күрсәтә. Шәһәр мәктәпләрендә 174 меңнән артык яшь Казан укучылары белем ала, балалар бакчаларына 74 меңнән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала йөри.

9 ел дәвамында Казан ел саен үзенең демографик рекордларын куйды һәм фаразлаулар буенча, 2025 елга, бу ел белән чагыштырганда, укучылар саны 50% ка артачак. Ел саен Татарстан башкаласында яңа заманча мәктәпләр ачыла. Яңа мәктәпләр саны буенча 10 ел эчендә Казан Россиянең миллион халык яшәгән шәһәрләрен узып киткән.

Шуның белән бергә шәһәрдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзелеше, шулай ук мәктәп һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча республика программасын тормышка ашыру дәвам итә.

2006 елда Казанда «Балаларга сәламәт туклану» муниципаль программасы эшләнде, бердәм мәктәп туклану операторы – Социаль туклану һәм азык-төлек департаменты булдырылды, ул мәктәпләрне бердәм бәяләрдән тулы кыйммәтле меню белән тәэмин итә башлады. Шуның аркасында Казанның 80% тан артык укучысы кайнар ризык тәэмин ителде. 2021/2022 уку елы башыннан башлангыч мәктәп укучыларын (73,7 мең бала) түләүсез ашату эше оештырылды. Моннан тыш, ташламалы категорияләргә керүче 5-11 сыйныф укучылары да бушлай туклана. 2021 елның 11 нче гыйнварыннан «Ата-аналар контроле» проекты кысаларында укучыларның әти-әниләре көн саен мәктәп ашханәсенә йөри. Контроль журналы электрон рәвештә алып барыла, бу мөрәҗәгатьләргә тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирә. 2023–2024 уку елында Ата-аналар контроле журналына 19 мең язма кертелгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу уку елында 2 меңгә күбрәк язма калдырганнар. Шуларның 98,3 проценты уңай.

Елдан-ел Казан чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарының югары нәтиҗәләрен күрсәтә, ә бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы инде берничә ел Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала лидерлар өчлегенә керә.

Казан укытучыларының уңышлары да әһәмиятле – 9 ел дәвамында алар «ТР Ел укытучысы» республика конкурсында җиңүчеләр һәм төрле һөнәри осталык бәйгеләрендә иң көчлеләр рәтенә керә.