Казанда мәгариф мәсьәләләренә гадәттәгечә аерым игътибар бирелә – бу шәһәр социаль сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе. Татарстан башкаласында киң тармаклы мәгариф учреждениеләре челтәре эшли: балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре. Ел саен шәһәрдә яңа заманча мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачыла, капиталь ремонт, шулай ук мәгариф инфраструктурасын яңарту программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Уку өчен уңайлы шартлар тудыруга, шул исәптән мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә һәм аларны заманча җиһазландыруга аерым игътибар бирелә.
Казан укучылары бердәм дәүләт имтиханында һәм бөтенроссия олимпиадаларында тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтәләр, ил лидерлары арасында урыннарын саклап калалар. Педагогик коллективлар да калышмый: Казан укытучылары, шәһәрнең мәгариф системасының югары дәрәҗәдә булуын раслап, һөнәри конкурсларда җиңүчеләр һәм лауреатлар булалар.