В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда 54 илдән 5 меңнән артык спортчы катнашкан
Казанның 7 нче номерлы лицей-интернат укучысы Михаил Минаков кунг-фу-традицион ушу буенча 10 нчы чемпионатта һәм Дөнья беренчелегендә ике алтын медаль яулаган. Ярышлар 14-20 октябрьдә Кытайның Эмейшань шәһәрендә узган. Чемпионатта дөньяның 54 иленнән 5 меңнән артык спортчы көч сынашкан.
Казан егете яшүсмерләр арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, дип хәбәр итә Казан Мәгариф идарәсе.
«Спорт белән шөгыльләнә башлаганнан соң дөнья чемпионатында җиңү теләге минем иң зур хыялым иде. Әлеге җиңү гаиләбез өчен гаять әһәмиятле күренеш. Әти-әнием миңа һәрвакыт терәк булдылар һәм дөрес юнәлеш бирүләре өчен мин аларга чиксез рәхмәтле», - дип фикерләре белән уртаклашты Михаил Минаков.
Аның фикеренчә, чыгыш алдыннан дулкынлануны җиңү иң авыры булган. Әмма җиңүче, борчылуларсыз гына дөнья чемпионы булу мөмкин түгеллеген ассызыклады. Михаил Минаков спорт өлкәсендә ирешкән зур уңышлары өчен тренерларына аерым рәхмәт сүзләре җиткерде.
Алдарак «Уникс-юниор» спорт мәктәбе укучыларының Татарстан җыелма командасы составында баскетбол буенча Россия Беренчелегенең ярымфиналына чыгулары хакында хәбәр ителгән иде. Казан спортчылары 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаган.