Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2025, 09:20

Казанның 1,3 меңгә якын укучысы юл хәрәкәте иминлеге буенча интерактив уеннарның финалында көч сынашачак

Балаларның белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән #ЮХКныбеләмүтим проектында бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары катнашачак

Ноябрьдә Татарстан Республикасы башкаласында юл хәрәкәте иминлеге буенча #ЗнаюсоблюдаюПДД (Юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләм һәм үтим) интерактив уеннарның көзге финал этабы узачак. Проектта Казанның якынча 1,3 мең укучысы – бишенче һәм алтынчы сыйныф балалары катнашачак. Интеллектуаль уен викторинадан, юлда килеп чыгарга мөмкин булган мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән биремнән һәм командалар арасындагы фикер алышудан тора.

Чара балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүләрен кисәтү максатыннан, мәктәп укучылары арасында юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

«Уен формасындагы практик күнекмәләр – укучыларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү, велосипед һәм самокат белән куркынычсыз идарә итү күнекмәләрен булдыру, шулай ук транспортта үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәнү мөмкинлеге бирә торган алым ул. Юл хәрәкәте иминлеге белән мәктәп укучылары һәм ата-аналар бергә кызыксынган очракта нәтиҗәләр уңышлы булачак: без бергәләп балалар иминлеген саклый һәм фаҗигаләрне булдырмый кала алачакбыз», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Светлана Бикчәнтәева сүзләренә караганда, биш ел эчендә белем бирү курсында 10 меңнән артык казанлы катнашкан.

«Узган ел без Казан мәктәпләрендә йөреп, 11–13 яшьлек балалар өчен күчмә форматның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуына инандык. Бу адым безгә проектның офыкларын киңәйтергә ярдәм итте. Уку елы башыннан әлеге юнәлештә Татарстан районнарында 1200 дән артык бала белемнәрен тирәнәйтте. Хәзер эстафета Казанда узачак. Безнең системалы эшебез нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүләре сизелерлек кимер дип ышанабыз», - дигән фикерләрен җиткерде ул.

Проектны «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тормыш иминлеге фәнни үзәге» оештыра.

Барлык яңалыклар