В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр администрациясе алдан ук машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын күчереп куюларын үтенә
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанда 22 гыйнвардан 23 гыйнварга каршы төндә муниципаль парковкаларда кар чистарту эшләре дәвам итә. Җыештыру чаралары, автомобиль йөртүчеләргә комачау итмәсен өчен, төнлә этаплап башкарыла. Шуңа бәйле рәвештә машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын алдан ук күчереп куюларын сорыйлар, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.
21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр кар чистарту техникасы Яруллин урамында урнашкан 128 нче номерлы түләүле парковкада эшләячәк.
21:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр карны түбәндәге адреслар буенча урнашкан парковкаларда чистартачаклар:
Пушкин урамы, урамның так ягы, Профессор Нужин урамы белән кисешкән урыннан Профсоюз урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Пушкин урамы, 10 нчы йорт янында;
Париж Коммунасы урамы, урамның ике ягы, Сул як Болак урамы белән кисешкән урыннан Нариманов урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Агрономия урамы, урамның ике ягы, Ипподром урамы белән кисешкән урыннан Шаляпин урамы белән кисешкән урынга кадәр; урамның җөп ягы, Шаляпин урамы белән кисешкән урыннан Нурсолтан Назарбаев урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Халев урамы, урамның җөп ягы, Спартак урамы белән кисешкән урыннан Павлюхин урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Әхтәмов урамы, урамның так ягы, Габдулла Тукай урамы белән кисешкән урыннан Шиһабетдин Мәрҗани урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Салих Сәйдәшев урамы, урамның так ягы, Габдулла Тукай урамы белән кисешкән урыннан Сара Садыйкова урамы белән кисешкән урынга кадәр; урамның ике ягы, Сара Садыйкова урамыннан Шәриф Камал урамы белән кисешкән урынга кадәр.
Шәһәр халкына сәфәрләрне һәм автомобиль чараларын парковкага кую мәсьәләсен хәл иткәндә, махсус техниканың эш графигын исәпкә алырга киңәш итәләр.
Исегезгә төшерәбез, «Шәһәр парковкалары» кушымтасын кулланучыларның барысы да парковка урыннарын җыештыру графигы белән даими танышып бара ала. Шәһәр администрациясе башкала халкыннан бу хакта мәгълүмат алу өчен пуш-хәбәрнамәне кабызуларын сорый.
Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.