В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр администрациясе алдан ук машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын күчереп куюларын үтенә
Денис Гордийко фотосы
Бүген Казанда төнлә шәһәрнең түләүле муниципаль парковкаларында кар чистарту эшләре алып барыла. Шуңа бәйле рәвештә юлларны тулысынча һәм сыйфатлы итеп чистарту өчен, машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын алдан ук күчереп куюларын сорыйлар.
21:00 сәгатьтән 5:00 сәгатькә кадәр кар чистарту техникасы Бондаренко урамында 195 нче номерлы муниципаль парковкада эшләячәк.
21:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр Батурин, Дзержинский, Бутлеров, Ульянов-Ленин һәм Борхан Шаһиди урамнарындагы парковкаларда кар чистарту эшләре алып барыла.
Шәһәр халкына сәфәрләрне һәм автомобиль чараларын парковкага кую мәсьәләсен хәл иткәндә, махсус техниканың эш графигын исәпкә алырга киңәш итәләр.
Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.