Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.01.2026, 13:33

Бу елны Казанда «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә 246 ишегалды төзекләндереләчәк

Ишегалларындагы юлларга һәм тротуарларга асфальт җәячәкләр, яктырту җайланмалары урнаштырылачак, уен һәм спорт мәйданчыклары булдырылачак

Денис Гордийко фотосы

Казанда агымдагы елда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндереләчәк ишегалды территорияләре исемлеге расланды. Планга күпфатирлы 420 йортның 246 ишегалды кертелгән.

Программага түбәндәге критерийларга туры килгән: күпфатирлы йорт 2014 елга кадәр төзелгән, асфальт өслеген алыштыру таләп ителгән, һәм ишегалдында моңа кадәр төзекләндерү эшләре башкарылмаган ишегалды территорияләре генә кертелгән.

Бу елны Казанда 246 ишегалды: Совет районында – 75, Вахитов районында – 67, Идел буе районында – 38, Яңа Савин районында – 37, Киров районында – 8, Мәскәү районында – 13, Авиатөзелеш районында 8 йорт ишегалды төзекләндереләчәк.

Төзекләндерү эшләре юлларда һәм тротуарларда асфальт өслеген алыштыруны, урамнарны заманча яктыртуны, уен һәм спорт мәйданчыкларын җиһазлауны, шулай ук җәяүлеләр өчен куркынычсыз зоналар оештыруны үз эченә ала.

2026 елда төзекләндерүгә дәгъва кылучы ишегалларының бер өлеше яз көне узган бөтенроссия онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Казанда «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә 4 миллиард сумга 466 йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Әлеге «үзгәреш җил»ләре 100 меңнән артык казанлыга кагыла.

Алты ел эчендә Казанда барлыгы 2754 йорт яны территориясе төзекләндерелгән, 3,6 миллион квадрат метрдан артык асфальт җәелгән һәм 30 меңгә якын парковка урыны булдырылган. Программа 600 меңгә якын кешенең яшәү шартларын яхшырткан.

Казанда бу елны шулай ук күпфатирлы 163 йорт капиталь төзекләндереләчәк.

Барлык яңалыклар