В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан мэры Татарстан Республикасы Шахмат федерациясенең балаларны кече яшьтән һәм тирәнтен әзерләү тәкъдимен хуплады
Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта шахмат буенча Мэр Кубогы башланды. Шахмат ярышларында 50 спортчы катнаша, алар арасында гроссмейстерлар Артем Тимофеев, халыкара оста Максим Самусенко, спорт осталары Азат Шәрәфиев, Рамил Фәйзрахманов, Мария Якимова, Зарина Шәфигуллина, Лилия Ибраһимова, Тамара Чистякова, шулай ук Халыкара шахмат осталары Дмитрий Оспенников һәм Муса Закиров та бар. Алар белән бергә стартка талантлы яшь шахматчылар – 2025 елда Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы беренчелекләре призерлары чыкты. Ярышларның мактаулы кунагы – Кырым Республикасы Шахмат федерациясе президенты Денис Хисмәтуллин.
Марат Мөгыйнов фотосы
4 декабрьдә IT-паркта ярышларны ачу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин да бар иде, ул катнашучыларны сәламләде, аларга шахмат уеннарында уңышлар теләде һәм Татарстан Республикасы Шахмат федерациясенең балаларны кече яшьтән һәм тирәнтен әзерләү буенча хупланган тәкъдимен җиткерде.
«Шахматчылар белән тулы эшне кече яшьтән, башлангыч мәктәптән үк башлыйбыз. Татарстан Республикасы Шахмат федерациясе белән бергә йөкләмә әзерлибез, мин аны шушы арада район башлыкларына җибәрәм. Эш кичектерелмәсен, балаларны сайлап, өченче чиректән уеннарны башлап җибәрсеннәр. Мин барысына да әйтәм: математика, рус теле, информатика һәм чит тел – менә иң кирәкле дүрт төп фән шулар, һәм боларга шахмат өстәлә, акыл үсешен әлеге уен кебек башка бернәрсә дә үстерми. Моннан тыш, башка чит төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк. Борынгы шәһәрдә борынгы уен чәчәк атарга тиеш», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Татарстан Республикасы Шахмат федерациясе Президенты, Сбербанк гавами акционерлык җәмгыятенең «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Руслан Сәлимов билгеләп үткәнчә, балалар белән мондый иртә эшләү киләчәктә дөнья дәрәҗәсендәге чемпионнар тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк. «Без хезмәттәшләребез белән шахмат спортында хәзерге вакытта ачык тенденция күзәтелүе турында фикер алыштык: балаларны беренче сыйныфтан ук җыю максималь нәтиҗә бирәчәк, эшне балалар бакчасында башлау тагын да яхшырак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Без алдынгы уенчыларның тәҗрибәсен анализладык: дөнья дәрәҗәсендә җиңүгә ирешкән барлык гроссмейстерлар 5-6 яшьтән шөгыльләнә башлаган. Ягъни безгә, булачак профессионалларны табу һәм тәрбияләү өчен, нәкъ менә бакчаларга барырга кирәк», - диде Руслан Сәлимов.
Бу елгы турнирда катнашкан 50 кешенең 33е – Казан вәкилләре. Иң кече уенчыга – 7, иң өлкәненә 59 яшь. Спортчыларның әзерлек дәрәҗәсе шулай ук төрле. Шахматчылар осталык, җенес һәм яшь буенча бүленгән биш категориядә: «ирләр һәм юниорлар», «хатын-кызлар һәм юниоркалар», шулай ук өч балалар төркеме буенча чыгыш ясый.
Спортчылар тиз шахмат һәм блиц төрләрендә ярыша. Турнирның гомуми приз фонды – 500 мең сум.

Классик шахмат һәм киберспорт бергә үрелеп киткән урында барлыкка килгән инновацияле дисциплина – Storm Chess буенча күрсәтмә турнир бу елгы ярышларның төп яңалыгы булды. Storm Chess – Казан ИТ-паркының бизнес-инкубаторын тәмамлаучының авторлык эшләнмәсе. Уен инде 2025 елда компьютер спорты буенча Россия чемпионаты һәм Мәскәү чемпионатының рәсми регламентларына кертелгән. Әлеге уен төренең шахмат буенча Мэр Кубогында тәкъдим ителүе чын турнир шартларында аның беренче ачык сыналуы булды. Сигез уенчы – Казан югары уку йортлары студентлары үзләрен яңа дисциплинада сынап карады.
Ярышлар 4 декабрьдә Казанның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары Спартакиадасы кысаларында «Ак көймә» турнирының шәһәр этабы белән ачылды. Көн дәвамында Storm Chess буенча матчлар узды. Бүген блиц буенча турнир узачак. Ярыш көне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.
Турнир Казан мэриясе, Физик тәрбия һәм спорт комитеты, Татарстан Республикасы Шахмат федерациясе, Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат һәм шашка буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе тарафыннан оештырыла.