Казан берничә тапкыр эре спорт вакыйгаларының үзәгенә әверелде. 2013 елда Татарстан башкаласында XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары үтте, 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узды. Ике елдан соң, 2017 елда, шәһәр FIFA конфедерацияләр Кубогы матчларын, ә 2018 елда – Футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итте. 2024 елда Казан беренче «Киләчәк уеннарын» һәм БРИКС халыкара спорт уеннарын каршы алды. Алар барысы да халыкара экспертлар тарафыннан югары бәяләнде, ә бу вакыйгаларга старт биргән Универсиада шәһәрнең спорт инфраструктурасын үстерү, физкультура һәм спортны популярлаштыру өчен көчле этәргеч булды.
Бүген Казанда 2 меңнән артык спорт объекты – футбол кырлары, волейбол һәм теннис кортлары, йөзү бассейннары, спорт комплекслары исәпләнә. 2024 елның 1 нче гыйнварына Казанда 3 яшьтән 79 яшькә кадәрге 700 меңнән артык кеше, ягъни шәһәрлеләрнең гомуми саныннан 62% ы даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә.
Ел саен шәһәрнең меңләгән халкы, һәвәскәрләр һәм профессионаллар спорт-массакүләм чараларында катнашалар, алар арасында «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия чаңгы ярышлары, «Милләтләр кроссы» бөтенроссия йөгерү көне, «Алтын алка» һәм «Күн туп» турнирлары, урам баскетболы буенча «Кызгылт сары туп» бөтенроссия ярышлары, Казан җиңел атлетика марафоны, Казан ярыммарафоны, традицион Беренче май җиңел атлетика эстафетасы, Казан чаңгы марафоны һәм башкалар.
Моннан тыш, Татарстан башкаласында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы проектын гамәлгә ашыру бара, ул физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр санының артуына китерә.
Казанда 17 муниципаль спорт мәктәбе эшли, аларда спортның 45 төре буенча 17 меңнән артык спортчы шөгыльләнә. Барлык спорт мәктәпләрендә һәм Олимпия резервы спорт мәктәпләрендә күнекмәләр уздыру дәресләре шәһәрнең заманча спорт объектларында оештырылган.