Казанның «Дан» инклюзив спорт комплексында коляскаларда утырып йөрүчеләр арасында спорт биюләре буенча масштаблы мастер-класс узды. Чара Россиянең төрле шәһәрләреннән катнашучыларны җыйды һәм төбәктә җайлаштырылган спортны үстерүдә мөһим адым булды.

Мастер-класста партнерлары белән коляскаларда утырып йөрүче биючеләр дә, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган төрле яшьтәге кешеләр дә катнашты. Катнашучыларның географиясе киң булып чыкты: дәресләргә Яшел Үзән, Ижау, Түбән Новгород һәм хәтта Лысычансктан да спортчылар килде. Шулай ук җайлаштыру физкультура белгечләре, тәҗрибә уртаклашу белән кызыксынган тренерлар һәм хореографлар да катнашты, дип хәбәр итә физик культура һәм спорт комитеты.

Катнашучылар яңа хореографик элементларны үзләштерделәр һәм кыйммәтле методик күрсәтмәләр алдылар, спорт һәм иҗатның киртәләре булмавын тагын бер кат исбатладылар.

Дәресләрне коляскаларда утырып йөрүчеләр өчен бию өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр: Россия җыелма командаларының югары категорияле тренеры Екатерина Манохина, ике тапкыр дөнья чемпионы Нурсинә Галиева, дөнья вице-чемпионы, күп тапкыр Россия чемпионы Григорий Лисов, Коляскада утырып йөрүяеләр өчен спорт биюләренең төбәкара федерациясе президенты ярдәмчесе Наталья Цветкова үткәрде.

Укулар сериясен Коляскада утырып йөрүче кешеләр өчен спорт биюләренең төбәкара федерациясе оештырды. Проект «Хәрәкәт иреге. Гаилә. Иҗат. Спорт» программасы кысаларында Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

2026-01-20T10:38:24+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.