В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Боксчылар ярышында 15 илдән 120 спортчы катнашкан
Физик тәрбия һәм спорт комитеты фотосы
«Идел» физик тәрбия-спорт берләшмәсенең олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Сергей Сергеев Нефть илләре кубогында мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде. 1 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Югорскта узган халыкара турнирда 15 илдән 120 спортчы катнашкан.
Боксчылар ярышында 48-92 килограмм авырлыктагы спортчылар очрашкан. Сергей Сергеев 75 килограмм авырлык категориясендә алтын медаль алган һәм халыкара класслы спорт остасы нормативын үтәгән.
Спортчының тренеры Виктор Шевелин, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Алдарак «Ракета» физик тәрбия-спорт берләшмәсенең көрәш буенча «Ак Барс» олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Айнур Нургалиевның билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулавы турында хәбәр ителгән иде. Ярышлар 26–29 ноябрь көннәрендә Фуджейра шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) узган.