В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мирный торак массивында ат спорты һәм иппотерапия комплексын төзү эшләре дәвам итә
Денис Гордийко фотосы
«Мирныйда ат спорты комплексын төзү буенча планнар зурдан. Хәзерге вакытта инклюзиягә аерым игътибар бирелә, биредә иппотерапия манеж барлыкка киләчәк, әлеге юнәлешкә сәламәтлеге чикле балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр тарафыннан ихтыяҗ бик зур», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Комплекс ат спортын үстерү өчен дә, сәламәтлеге чикле кешеләрне тернәкләндерү өчен дә кулланылачак.
Проект нигезендә иппотерапия манежы төзү каралган. Объект, инвалид балаларны да күздә тотып, атта адаптив йөрү өчен билгеләнгән. Манеждан тыш, комплекс составына ат абзарлары, ашлык һәм печән саклагычлар, гараж һәм склад биналары керәчәк.