В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төзекләндерү-торгызу эшләренә 495 миллион сумлык контракт төзелгән
Совет районы администрациясе фотосы
Казанда 2026 елда Альберт Камалиев проспектындагы 2024 елның 21 декабрендә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменнән зыян күргән 1 нче торак йортта төзекләндерү-торгызу эшләре башкарылачак, дип сөйләде аппарат киңәшмәсендә Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин.
Гадәттән тыш хәлләрне бетерү кысаларында бинаның фасадын торгызу эшенә 495 миллион сумлык контракт төзелгән. Эшләр катлаулылыгы белән аерылып тора: фасад торак фатирларның тышкы дивары булып тора, шуңа күрә аны сүтү һәм алыштыру, хуҗаларның мөлкәтен саклап, биредә яшәүчеләрне күчермичә фатир эчендә башкарылачак.
Объектка кагылышлы проект документациясе техник тикшерү һәм дәүләт экспертизасы узган инде. Эшләр ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән килешү кысаларында башкарылачак.