В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр 10:00–15:00 вакыт аралыгында Пушкин, Театр, Карл Маркс урамнарына кагыла
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында 23 гыйнвар көнне Пушкин, Театр һәм Карл Маркс урамнарындагы юл өлешләрендә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу хакта Башкарма комитет карарында хәбәр ителә.
10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр, ихтыяҗ булган очракта, хәрәкәт түбәндәге юл өлешләрендә вакытлыча туктатыла:
Пушкин урамы, юлның Карл Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәр өлеше (ике юнәлештә дә);
Театр урамы, юлның Карл Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәр өлеше (ике юнәлештә дә).
Шулай ук Карл Маркс урамында, Пушкин урамыннан Театр урамына кадәрге өлештә урнашкан парковка ябык булачак.