Казан зур үсеш алган транспорт челтәренә ия. Ел саен шәһәр пассажир транспорты 230 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтә. Шәһәр халкына шәһәр эчендәге 4 төр пассажир транспорты хезмәт күрсәтә: автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар һәм метро.
Транспорт челтәре 54 автобус маршруты (612 берәмлек күчмә состав хезмәт күрсәтә), 6 махсус (сезонлы) автобус маршруты (13 берәмлек транспорт кулланыла), 10 троллейбус маршруты (136 берәмлек троллейбус) һәм 5 трамвай маршрутыннан (5 берәмлек трамвай) тора. Казанда 11 станциядән торган бер метрополитен линиясе эшли. Пассажирларга 51 вагоннан торган 15 электр поезды составы хезмәт күрсәтә. Автобус маршрутларының озынлыгы – 1,03 чакрым, трамвай маршрутларының озынлыгы – 240,5 чакрым, троллейбус маршрутларының озынлыгы – 263,5 чакрым, метро –18,2 чакрым.
Халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен Казан шәһәренең җир өсте җәмәгать транспортында түләү терминаллары алыштырыла. Яңа үрнәктәге терминаллар автоном рәвештә эшли. Әлеге режимның өстенлекләре – пассажирларга билет тапшыру тизлегенең югары булуы һәм сервис эшендә тышкы чикләүләрнең булмавы.
2020 елдан Казанда шәһәр пассажир транспортында йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасын кертү буенча эш алып барыла. Хәзерге вакытта юл йөрү өчен мондый түләү системасы җир өсте электр транспортының барлык хәрәкәтчән составында һәм 70 автобуста кертелгән.
Шуның белән бергә 2015 елдан башлап Казанда бердәм шәһәр парковка пространствосы системасы эшли. Муниципаль парковкалар шәһәр үзәгендәге юлларның үткәрү сәләтен шактый арттырып калмыйча, автомобильчеләргә машиналарын кыска вакытка парковкалау мөмкинлеге дә бирде.
