В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы биш елда мәгариф системасының идарәче кадрлар резервыннан җитәкче вазыйфаларга 113 кеше билгеләнгән
26 гыйнварда Казанда мәгариф системасының идарәче кадрлар резервын формалаштыру буенча ел саен үткәрелә торган конкурс старт ала. Катнашуга киләчәктә мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрен җитәкләргә ниятләгән кандидатлар чакырыла.
Соңгы биш елда, 2021 елдан 2025 елга кадәр, җитәкче вазифаларга кадрлар резервыннан 113 кеше билгеләнгән. 2025 елда конкурска 100 кандидат гариза биргән, шуларның 48 е барлык конкурс сынауларын уңышлы узган.
Конкурста кимендә биш ел педагогик стажы булган һәм «Дәүләт һәм муниципаль идарә», «Менеджмент» яисә «Персонал белән идарә итү» юнәлешләре буенча югары белем алган белгечләр катнаша ала. Шулай ук педагогик яисә җитәкче вазифаларда кимендә биш ел эшләү тәҗрибәсе булган, дәүләт һәм муниципаль идарә, менеджмент яисә икътисад өлкәсендә югары һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белемгә ия булган кандидатлар да кертелә.
Конкурс сайлап алулары өч этапта узачак.
Беренче этап документларны конкурс комиссиясенә тапшыруны күздә тота. Кирәкле документлар исемлеге белән Мәгариф идарәсенең Казан шәһәре рәсми порталындагы (kzn.ru) битендә танышырга мөмкин. Документларның төп нөсхәләрен 17 февральдән 20 февральгә кадәр район мәгариф бүлекләренә һәм Большая Красная урамындагы Мәгариф идарәсенә эш сәгатьләрендә шәхсән тапшырырга кирәк.
Икенче этап — Казан Башкарма комитетының Кадрлар сәясәте идарәсе үткәрә торган аудит.
Өченче этапта кадрлар резервында катнашучылар «Нокта – Точка» белем бирү интенсивында катнашачаклар. Программа кандидатларның конкурс сынауларын узуга әзерлеген арттыруга һәм мәгариф системасында идарә эшчәнлегенә йөз тоткан белгечләрнең һөнәри бергәлеген булдыруга юнәлдерелгән. Интенсив булачак җитәкчеләрнең төп компетенцияләрен үстерү буенча теоретик һәм практик модульләрне үз эченә ала: стратегик фикерләү, проект идарәсе, лидерлык, коммуникацияләр, команда эше һәм башкалар. Уку барышында катнашучылар интенсив рәвештә белем бирү оешмасы концепциясен әзерләячәкләр.
Конкурста сайлап алуны уңышлы узган кандидатларны идарәче кадрлар резервы исемлегенә кертәчәкләр, ул Казан Башкарма комитеты карары белән раслана һәм шәһәрнең рәсми порталында бастырып чыгарыла.
Кадрлар резервы программасына Татарстан районнарында гына түгел, аннан читтә дә ихтыяҗ зур. 2024 елда «Нокта – Точка» проектында Чиләбе өлкәсеннән, шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Татарстанның башка районнарыннан кандидатлар катнашты.
Казанның мәгариф системасында җитәкчеләр составының яшь структурасында уңай динамика күзәтелә: тәҗрибәле идарәчеләр белән беррәттән җитәкче вазифаларга яшь белгечләр дә актив килә, бу исә идарә итү алымнарын яңартуга һәм мәгариф оешмаларының тотрыклы үсешенә ярдәм итә.
Казан һөнәри үсеш, гаилә тормышы һәм уңайлы яшәү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Шәһәр Россиянең төрле төбәкләреннән һәм эшчәнлек өлкәләреннән белгечләрне конкурста катнашырга чакыра. Конкурска үзләренең идарә итү компетенцияләрен үстерергә һәм Татарстан башкаласының мәгариф системасын үстерүгә өлеш кертергә әзер булган актив һәм инициативалы профессионаллардан эшләр көтәләр.