Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2025, 14:31

«XXI гасыр мәгариф оешмасы»: 181 нче мәктәп һәм 283 нче балалар бакчасы – Бөтенроссия бәйгесе лауреатлары

Бәйгедә Россиянең 100 дән артык мәгариф учреждениесе катнашкан

Фото Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан тәкъдим ителә

Казанның 181 нче мәктәбе һәм 283 нче балалар бакчасы Бөтенроссия «XXI гасыр мәгариф оешмасы. Лидерлар лигасы – 2025» бәйгесендә лауреат булды. Бәйге ике этапта уздырылган, анда бөтен Россиядән 100 дән артык мәгариф учреждениесе катнашкан. Бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта «Нева мәгариф ассамблеясе» форумы кысаларында уздырылган.

Казанның Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, һөнәри ярыш нәтиҗәләре буенча 181 нче мәктәп «Укучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү ысулларын эшләү һәм куллануда лидер» номинациясендә лауреат булган. Оешма педагоглары арасында «Завуч – новатор 2025» категориясендә Юлия Сорокина, Татьяна Гаврилова һәм Наталья Чумарова билгеләп үтелгән.

283 нче балалар бакчасы «Белем бирү оешмасын үстерү һәм белем бирү сыйфатын арттыру стратегиясен эшләү һәм гамәлгә ашыруда лидер» номинациясендә җиңү яулаган. Мәктәпкәчә учреждение мөдире Ольга Рубашнаяга «Нәтиҗәле җитәкче» билгесе тапшырылган.

Нева мәгариф ассамблеясе – мәгариф өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлар, программа авторлары, федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм федераль төп гомуми белем бирү программаларын әзерләүчеләр белән белем бирү оешмалары җитәкчеләренең тәҗрибәсе һәм фикерләре белән уртаклашу өчен булдырылган һөнәри мәйданчык. Мәгариф оешмасындагы үзгәрешләр белән идарә итү темасы 2025 елда Ассамблеяның төп эш юнәлеше итеп билгеләнгән.

Алдарак уку елы башыннан Казан мәктәпләрендә, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә педагоглар сафының 460 яшь белгеч белән тулылануы хакында хәбәр ителгән иде. Россиянең 55 югары уку йортын һәм өч чит ил университетын тәмамлаучылар Казан педагоглары төркеменә кушылган.

Барлык яңалыклар