Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.01.2026, 11:39

Рөстәм Гафаров каникулларда туристлар агымы турында: «Кышкы ялга ихтыяҗ зур булган сезон бик яхшы узды»

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 200 меңнән артык турист килеп киткән, шәһәр кунакларының гомуми чыгымнары 1,5 миллиард сумнан артык дип исәпләнә

Денис Гордийко фотосы

31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Татарстан башкаласына 200 меңнән артык турист килгән. Әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16,7 процентка күбрәк. Шәһәр кунаклары яшәү, туклану һәм ял итү өчен 1,5 миллиард сумнан артык акча сарыф иткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили хәбәр итте.

«Кышкы ялга ихтыяҗ зур булган сезон бик яхшы узды. 200 мең турист – ел башы өчен өметләндерә торган күрсәткеч. Бу безнең кунакханә хуҗалары, рестораторлар, хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләре һәм фатирларны арендага бирүче халыкның керемнәре. Туризм комитетыннан бу елда туристлар агымын стимуллаштыру буенча идеяләр көтәбез», - дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Александр Шавлиашвили хәбәр иткәнчә, кунакханәләргә 3 һәм 4 гыйнвар көнне ихтыяҗ зур булган, бу көннәрдә кунакханәләрнең 90 проценттан артыграгы туристларга хезмәт күрсәткән. Башка көннәрдә кунакханәләрнең сәяхәтчеләргә хезмәт күрсәтү күрсәткече уртача 60 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта Шавлиашвили билгеләп үткәнчә, кунакханәләрнең туристларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә торакны тәүлеккә арендага биреп тору сегменты йогынты ясый.

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнгән. Төп чаралар «Казан» гаилә үзәге янында, «Черек күл» паркындагы төп шәһәр шугалагында, Мәскәү базарының яңартылган киңлегендә һәм башка мәйданчыкларда уздырылган.

«Әкият» курчак театры янындагы паркта оештырылган беренче «Бияләй» Яңа ел ярминкәсе бәйрәм программасының төп чарасы булып тора. 24 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ярминкәгә 20 меңнән артык кеше килеп киткән. Ярминкәгә карата халык һәм туристлар тарафыннан зур кызыксыну сизелгән. Әлеге күрсәткеч – ярминкәгә ел саен үткәрелә торган киң колачлы шәһәр вакыйгасына әйләнергә ныклы җирлек ул, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.

Туризмны үстерү комитеты бу елны алдан ук Яңа елча бизәлгән Казан буенча гид әзерләгән һәм аларны төп туристлык урыннарында тараткан. Казан өчен партнер шәһәрләр буларак билгеле Мәскәү, Екатеринбург һәм Түбән Новгородта Татарстан башкаласына Яңа ел бәйрәмнәренә килергә чакыру язылган реклама баннерлары урнаштырылган. Шәһәрнең рәсми туристлык порталында туристлар өчен актуаль булган барлык мәгълүмат: маршрутлар, гастрономия локацияләре, Яңа елга кагылышлы чаралар һәм активлыклар турында язмалар туплаганнар.

«Узып киткән Яңа ел бәйрәмнәре календарь елын тәмамлаган һәм шәһәр өчен туристлык тармагын алга таба үстерү өчен ориентирлар биргән әһәмиятле этап булды. Казанны Россиядә Яңа елны каршылау өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе буларак туристлар тарафыннан тотрыклы сайлавын булдыру безнең төп бурыч санала. Шәһәр өчен кызыклы юнәлеш буларак үз позицияләрен эзлекле рәвештә ныгыту мөһим», - дип сүзен йомгаклады чыгыш ясаучы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.01.2026
Видеорепортаж
12.01.2026 11:29
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 200 меңнән артык турист килеп киткән
Барлык яңалыклар