Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казанда халыкның сәламәтлеген саклау өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

2013 елдан башлап Татарстан башкаласында өлкән яшьтәгеләрне гомуми диспансерлаштыру гамәлгә ашырыла, ул һәр кешенең сәламәтлеге торышын даими бәяләргә, куркыныч факторларны ачыкларга һәм авыруларны иртә стадияләрдә диагностикаларга, шулай ук дәвалау-профилактика чараларын вакытында үткәрергә мөмкинлек бирә. 2018 елда Казанда табиблар 172 меңнән артык кешене тикшергән. Ел саен Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, блокадачылар, фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган тоткыннары мәҗбүри диспансерлаштыруны уза. Моннан тыш, 2018 елда балаларны профилактик тикшерү проценты 100% тәшкил итте.

2017 елда Казанда Татарстан Президенты ярдәме белән медицина учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча моңарчы күрелмәгән программа старт алды – 2 ел эчендә 68 сәламәтлек саклау объекты яңартылды. 

Медицина оешмаларының матди-техник базасын яхшырту, кадрлар хәлен ныгыту, «Дустанә сырхауханә – Татарстан стандарты» стандартын кертү - сыйфат менеджменты стандартлары буенча эшләү өчен яхшы база булдырдылар. Бүген Казанның барлык дәүләт медицина оешмалары алдында Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелегенең «Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге» дигән ирекле сертификациясен узу бурычы тора. Россиядә беренче булып, ирекле сертификацияне уңышлы узган Сәламәтлек саклау оешмасы Балалар Республика клиник хастаханәсе булды.