В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Йолдызлы билет» премиясен тапшыруда махсус программа белән Лариса Долина чыгыш ясаячак
Уналтынчы «Аксенов-фест» 20-22 нче сентябрьдә Казанда узачак. Ул традицион рәвештә язучының тормышына һәм иҗатына багышланачак. Фестивальгә язучы һәм әдәбият белгече Павел Басинский, шагыйрә Екатерина Барбаняга, эссечы Дмитрий Воденников, «Литературная газета»ның баш мөхәррире Максим Замшев һәм башкалар киләчәк.
Әдәби форумны үткәрүнең төп мәйданчыгы булып элеккечә үк Василий Аксеновның музей йорты булачак, дискуссияләр һәм лекцияләр шулай ук ТР Милли китапханәсендә, яңартылган «Сандугач» китапханәсендә һәм Аксенов скверында узачак.
20 нче сентябрьдә 13:00 сәгатьтә Василий Аксеновның музей йортында «Казан» журналы архивларыннан ТР башкаласы тарихы турында «Сирәк кадр» фотокүргәзмәсе ачылачак. Монда ук быел 80 яшен тутырырга тиеш булган фестивальнең дусты язучы Александр Кабаков әсәрләре мотивлары буенча «Барысын да төзәтеп була, яки Мәскәү әкиятләре» иҗади очрашуы узачак.
15:30 сәгатьтә Мәүлетов урамындагы «Сандугач» китапханәсендә «Яңа буын» әдәби проекты кысаларында язучы Екатерина Златорунская һәм шагыйрь Сергей Скуратовский белән очрашу була. Милли китапханәдә «Казань Арнольда Бренинга – аптекаря, музыканта и фотографа» күргәзмәсе ачылачак һәм язучылар Денис Осокин, Павел Басинский, Екатерина Барбаняга белән очрашу булачак. Фестивальнең беренче көне музыкант Анна Королева, язучылар Дмитрий Воденников, Денис Осокин, Дмитрий Данилов, журналист Альбина Әпсәләмова башкаруында джаз һәм шигърият кичәсе белән тәмамланачак.
21 нче сентябрьдә ТР Милли китапханәсендә язучылар Дмитрий Данилов, Екатерина Златорунская, Денис Осокин катнашында заманча драматургия турында фикер алышу булачак. Аннары Максим Замшевның «Вольнодумцы» дигән яңа китабының презентациясе, онлайн чорында кызыклы феномены темасына «Блогинг, сторителлинг – путь в профессию или путь в никуда?» очрашуы узачак, аны Дмитрий Воденников, Павел Басинский һәм Екатерина Барбаняга үткәрәчәк. Шул ук көнне 16:00 сәгатьтә Аксенов прозасыннан өзекләр һәм шигърият, шулай ук Аксенов скверында джаз яңгыраячак. Бу көннең чаралары ТР Милли китапханәсендә укучыларның Павел Басинский белән иҗади очрашуы белән тәмамланачак.
22 нче сентябрьдә фестивальнең әдәби чаралары иртән «Сандугач» китапханәсендә һәм Милли китапханәдә узачак.
15:00 сәгатьтә Казан Ратушасында «Йолдызлы билет» премиясе тапшырылачак. Фестиваль кунаклары өчен Россиянең халык артисты Лариса Долина махсус программа белән чыгыш ясаячак.
Фестиваль чараларына керү билетлар буенча булачак, аларны Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханә системалары сайтында теркәлгәннән соң, шулай ук +7(843)238-69-96 кайнар линия телефоны буенча бушлай алырга мөмкин.
Фестивальнең барлык чараларының программасы һәм тулы расписаниесе Казан Мэриясенең рәсми порталында урнаштырылачак.