Казан – Татарстан Республикасы башкаласы, Идел елгасының сул як ярында урнашкан күп гасырлык тарихы булган борынгы шәһәр.
Шәһәр исеме белән бәйле берничә риваять бар. Аларның иң киң таралганы буенча Казан – "казан" сүзеннән килеп чыга. Риваятьтә әйтелгәнчә, шәһәр утсыз казанда су кайнаган урында салынган. Шәһәрнең гербта сурәтләнгән символы – Зилант, аҗдаһа сыман мифик зат.
Казанга Идел Буе Болгар дәүләтенең төньяк чикләрендә моннан 1000 ел элек оешкан форпост буларак нигез салына. Шәһәрнең яше Казан Кремле территориясендә казу эшләре вакытында билгеләнә, ул вакытта 929-930 елларда сугылган чех тәңкәсе, шулай ук таш корылмалар һәм агач коймалар калдыклары, йорт кирәк-яраклары табыла.
Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында
Казан – төрле милләт һәм дин кешеләренең бер шәһәрдә тыныч, дустанә мөнәсәбәттә яшәүләренең иң ачык мисалларыннан берсе. Татарстан башкаласында этник һәм дини төрлелек бер гасыр гына сакланмый. Шәһәрдә 136 дини объект эшли, алар арасында - 70 мәчет, 45 православие чиркәве, башка христиан юнәлешләренең 13 чиркәве, 1 синагога, Бахаи һәм Кришна гыйбадәт йортлары.
Татарстан башкаласында 115 милләт вәкилләре яши. 2010 елгы халык санын алу буенча иң күбе – руслар (48,6%) һәм татарлар (47,6%). Шулай ук Казанда яшәүчеләр арасында чуаш, украин, мари, башкорт һәм удмуртларны очратырга мөмкин.
Казан университеты традицияләре
Казан – фәнни-мәгариф үзәк тупланган яшьләр шәһәре. 2019 елда шәһәр һөнәри осталык буенча «WorldSkills» дөнья чемпионатында катнашучыларны каршы алды.
Югары сыйфатлы һәм арзан белем алу мөмкинлеге Татарстан башкаласына чит шәһәрләрдән һәм чит илләрдән абитуриентлар җәлеп итә.
Булачак студентлар 30 югары уку йортыннан (13 дәүләт, 9 коммерцияле, югары уку йортларының 8 филиалы) сайлый ала, шулай ук аларга 32 һөнәри белем бирү учреждениесе хезмәт күрсәтә. 1804 елда нигез салынган һәм үзенең фәнни мәктәбе белән дан тоткан Казан (Идел буе) федераль университеты илнең иң өлкән югары уку йортларының берсе булып тора.
Шаляпиннан безнең көннәргә кадәр
Казанның уникаль мәдәни коды бар. Шәһәр картасында – башкаланың мәдәни күптөрлелеген формалаштыручы 1000-нән артык объект.
Шәһәрдә 34 музей, 9 театр, 8 зур концерт залы, 16 мәдәният сарае, 51 китапханә һәм 50 балалар сәнгать мәктәбе эшли. Шәһәрдә 34 музей, 9 театр, 8 зур концертлар залы, 14 мәдәният сарае, 50 китапханә һәм 50 балалар сәнгать мәктәбе эшләп килә. Казанда даими рәвештә яңа мәдәни мәйданчыклар, мәсәлән, "Штаб" креатив киңлеге, "Смена" заманча сәнгать үзәге, "Угол" иҗади лабораториясе формалаша.
Казан бөтен илгә халыкара форумнар белән билгеле: Ф.И.Шаляпин исемендәге опера фестивале, Р.Нуриев ис. классик балет фестивале, мөселман киносы фестивале, төрки халыкларның "Нәүрүз" театр фестивале. Россиянең әйдәп баручы театрлары һәм дөньякүләм танылган йолдызлар традицион рәвештә Казанны үз гастрольләренең маршрутларына кертә, ә шәһәр музейлары даими рәвештә Эрмитаж, Третьяков галереясе һәм Рус музее экспонатларын тәкъдим итә.
2019 елда Казан «музыка» юнәлеше буенча ЮНЕСКО креатив шәһәрләр челтәренә керде.
Универсиада мирасы
Казан Россиянең спорт башкаласы буларак танылды. Шәһәр тарихына "алтын" бит булып 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада кереп калды, аның мирасы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI FINA дөнья чемпионатын, 2017 елда FIFA Конфедерацияләр Кубогы матчларын, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздырырга мөмкинлек бирде.
Шәһәрнең спорт инфраструктурасына 15 стадион, 15 ябык боз аренасы, 67 йөзү бассейны, 385 спорт залы һәм 596 спорт мәйданчыгы керә.
45 мең кеше сыйдырышлы "Казан Арена" (2019 елдан "Ак Барс Банк Арена" исемен йөртә) футбол стадионы - 2018 елгы Россиядә мундиаль уздыру өчен төзелгән беренче стадион шәһәрнең чын бизәге булып тора. 2013 елда "Казан Арена"да Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын ачу һәм ябу тантаналары узды. 2015 елда стадионда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында йөзү һәм синхрон йөзү буенча ярышлар узды. 2017 елда "Казан Арена" Конфедерацияләр кубогының 4 матчын, 2018 елда FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатының алты матчын кабул итте.
Стадионда үз өй матчларын Казанның "Рубин" футбол клубы үткәрә. Биредә шулай ук Россия җыелма командасы уеннары, Еврокубок матчлары узды.
Җәмәгать транспорты – беренче чиратта
Россия һәм чит ил экспертлары фикеренчә, Казанның транспорт челтәре Россиядә иң заманча һәм уңайлы транспорт челтәренең берсе булып тора. Шәһәрдә өстенлек җәмәгать транспортына бирелә, шул ук вакытта Татарстан башкаласы Россиядә беренче булып автобус һәм троллейбус өчен бүлеп бирелгән полоса кертә. Хәзер Казан җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полосаларның озынлыгы буенча Россия шәһәрләренең рәсми булмаган рейтингында беренче урында тора. Татарстан башкаласында 1000 кешегә 155,7 м бүлеп бирелгән полоса туры килә.
Казан транспорт хезмәте күрсәтүнең яңа системасын эшләү белән шөгыльләнүче Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты (НИИАТ) тикшеренүе нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы маршрут челтәрен куллануның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре буенча беренче урынны алды. Казан урамнары буенча 4 төрле пассажир транспорты маршрутлары йөри: автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар һәм метро.
Бер елга миллионлаган турист
Казан туристлык олимпына менүне 2005 елда, Татарстан башкаласы үзенең меңьеллыгын бәйрәм иткән вакытта башланган иде. Юбилей елында шәһәргә 500 мең кунак килде, Универсиада елында Казан 1,5 млн кунак кабул итте, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру елында – 2,1 млн, ә 2016 елда – 2,5 млн, ә футбол буенча дөнья чемпионаты узган елда, ягъни 2018 елда, Татарстан башкаласы үзенең өч миллионынчы туристын кабул итте. 2030 елга Казан 5 миллион туристны каршы алырга әзерләнә.
Туристлар иң күп йөри торган урыннар – Казан Кремле, Бауман урамы, "Казан" гаилә үзәге, "Ривьера" аквапаркы һәм башка истәлекле урыннар.
ЮНЕСКО сак астында
Казанда Мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) сыйфатында дәүләт сагы астында 565 объект тора, шуларның 126 федераль әһәмияттәге объект, 371 – республика һәм 68 – җирле әһәмияттәге объект. 2000 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирас исемлеге Казан Кремле ансамбле белән тулыланды.
Һәйкәлләр урнашкан урыннарда кайбер тарихи төзелешләрне саклап калу өчен, Казан тарихи җирлекләр исемлегенә кертелде. 400-дән артык объект стилистик үзенчәлекләрен үзгәртмичә сакланырга тиеш. Шулай итеп, Казанның уникаль тарихи мирасы аның киләчәк буыннары өчен сакланып калачак.
"Җиңел" шәһәрләр
Казанда паркларга һәм скверларга аерым игътибар бирелә. Соңгы 10 елда, 2011 елдан башлап, республика һәм федераль үзәк ярдәме белән Казанда 99 ял урыны яңартылды һәм булдырылды. Бүген Казанда гомуми мәйданы 432 га булган 145 парк һәм сквер бар. Халыкка бигрәк тә Горки-Әмәт урман-паркы, Горький паркы, "Черек күл" паркы, "Сосновая роща" паркы һәм Җиңү паркы ошый.
Казандагы парклар һәм скверлар – ял итү өчен тыныч урын гына түгел, ә шәһәр халкының актив мәдәни ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар да. Фестивальләр, кино күрсәтүләр, концертлар, хәйрия ярминкәләре яңартылган җәмәгать киңлекләренә тормыш өрде.
Югары технологияләр тренды
Казанның икътисад өлкәсендә лидерлыгы ачык күренә. Татарстан башкаласы Идел буенда инвестицияләр һәм төзелеш, заманча сәүдә үзәкләре белән тәэмин итү һәм Россиядә үз банкларының җыелма капиталы буенча алдынгы позицияләрне били. Шәһәрдә Россиядә югары технологияләр өлкәсендәге иң эре "ИТ-парк" технопаркы, шулай ук Европада иң зур технопаркларның берсе – "Идея" урнашкан.
2007 елдан башлап Казан Мэриясе кече эшмәкәрлекне үстерү буенча зур масштаблы программаны тормышка ашыра. Эшмәкәрләр өчен муниципаль милекне арендалау һәм кредит алу буенча ташламалы программалар эшли.