Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казан стратегиясе-2030

2021 елда Казанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә үзгәрешләр кертелде. Бу аны гамәлгә ашыру елларында шәһәр үсеше индикаторларының кайбер факттагы күрсәткечләре планлы күрсәткечләрдән алда баруына бәйле. Мәсәлән, 2019 ел нәтиҗәләре буенча җан башына тулаем территориаль продукт күрсәткече 616 мең сум тәшкил иткән – план 614 мең сум булырга тиеш иде. Бер кешегә исәпләгәндә торакның гомуми мәйданы белән тәэмин ителеш күрсәткече 26,4 кв. м тәшкил итте – план 25,2 кв. м булырга тиеш иде, ә яшел утыртмаларның гомуми мәйданы күрсәткече 28% тәшкил итә –  план буенча 23,3%  булырга тиеш иде.

Стратегиягә үзгәрешләр кертү шулай ук федераль дәрәҗәдә булган үзгәрешләргә бәйле: Россия Президентының 2030 елга кадәр Россияне үстерүнең илкүләм максатлары турындагы Указы, халыкның мәшгульлеген һәм керемнәрен яңадан торгызуны, икътисад үсешен һәм озак вакытка үзгәрешләрне тәэмин итә торган гомуммилли эшләр планы кабул ителде, 2024 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге план чорына илкүләм максатларга ирешү буенча бердәм план әзерләнде.

Стратегия-2030да илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, 2030 елга фаразланган гомер озынлыгы – 80 яшькә кадәр (хәзер 76 яшь), физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче халык өлеше 63% ка кадәр (хәзер 50%) арта. Моннан тыш, документ цифрлы икътисад буенча яңа юнәлешләр белән тулыландырылган, һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы стратегиясен исәпкә алып, үзмәшгульлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруның уңай шартларын һәм аларга ярдәм итү чараларын тәэмин итү чараларының аерым бүлегенә күчерелде. Шулай ук пенсия законнары үзгәрүгә бәйле рәвештә, стратегиядә пенсия алды яшендәге кешеләрнең мәшгульлеге һәм аларны яңадан әзерләү мәсьәләләре дә чагылыш таба.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 14 нче декабрендә Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә депутатлар бертавыштан 2030 елга кадәр Казанның социаль-икътисадый үсеше стратегиясен кабул иттеләр.

Стратегияне гамәлгә ашыру өч төп юнәлеш буенча максатчан эш алып баруны күз алдында тота: иң яхшы кеше капиталын формалаштыру, аны үстерү өчен уңайлы киңлек булдыру һәм икътисад тарафыннан ихтыяҗ булачак шартлар тудыру.

Стратегия тексты буенча, «Казан-2030 – тотрыклы икътисади үсеше һәм зур мөмкинлекләре булган динамикалы шәһәр, «Идел-Чулман» үсеш полюсы лидеры. Казан – сәламәтлек территориясе, актив һәм җаваплы кешеләр өчен уңайлы яшәү урыны, ачык хакимият һәм куркынычсыз әйләнә-тирә мохит шәһәре. Әлеге шәһәргә гел барасы килә һәм биредә яшәү һәрвакыт кызык». Казан стратегиясе Татарстан Республикасының 2015 елның июнендә кабул ителгән 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе юнәлешләрен исәпкә алып төзелде.

Стратегия тексты белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

 

Үзгәртү датасы: 16.01.2023