Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.01.2026, 10:49

Казанлылар ярдәмгә мохтаҗ 800 дән артык кешенең Яңа ел хыялын тормышка ашырган

«Игелекле Казан» оешмасы Яңа ел хәйрия акцияләренә йомгак ясады

«Игелекле Казан» хәйрия оешмасы 2025 елның декабрендә узган һәм шәһәр халкын, эшмәкәрләрне, хакимият вәкилләрен, иҗтимагый оешмаларны берләштергән Яңа ел хәйрия акцияләренә йомгак ясады.

Яңа ел марафоны үзенчәлекле вакыйгадан – Бөтенроссия Кыш бабаеның «Бергә» инклюзив үзәгенә килүеннән башланып киткән. Очрашу НТВ телеканалы белән бергә «Кыш бабай сәяхәте» хәйрия акциясенең юбилей туры кысаларында узган. Инвалид һәм сәламәтлеге чикле балалар өчен бу чын җылылык, игътибар һәм могҗизага ышану бәйрәме булган.

Казанда, күркәм гадәт буенча, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе 5 декабрьдә башланган, аның кысаларында инвалид һәм сәламәтлеге чикле балаларның хыяллары тормышка ашкан. 2025 елда чыршыга 712 теләк эленгән. Балалар бүләкләр турында гына түгел, теге яки бу һөнәр белән танышу турында да хыялланган: кинологлар эше белән танышу, кар чистарту машинасында йөрү, цирк сәхнәсе артын күзәтү теләкләре чынга ашкан. Барлык хыяллар да битараф булмаган халык, эшмәкәрлек һәм хакимият органнары вәкилләре тарафыннан үтәлгән.

«Юмарт сишәмбе» Бөтенроссия проекты кысаларында «Юмарт яшьтәгеләр өчен теләкләр чыршысы» акциясе үткәрелгән. Чара «Игелекле Казан» карамагындагы өлкән буын вәкилләренең хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек биргән. Сеченов урамы, 5 йорт адресы буенча урнашкан коворкингта урнаштырылган чыршыга 84 теләк эленгән, һәм алар барысы да үз хуҗаларын тапкан. Игелекле акциядә депутатлар, түрәләр, эшмәкәрләр һәм башка шәһәр кешеләре катнашкан.

Район чыршыларын ачу тантанасында оештырылган «Игелекле эш өчен кабыз» чарасы бу елның яңалыгы булган. Чара кысаларында шәһәрнең җиде районында ярдәмгә мохтаҗ җиде инвалид бала өчен Яңа ел могҗизасы оештыру мөмкинлеге булган. Чыршы ачылышында теләге булган һәр кеше, кирәкле күләмдә иганә ясап, терелү өчен кирәкле Яңа ел хыялын бүләк итә алган. Нәтиҗәдә, чарада катнашучы барлык балаларга дәвалану өчен түләгәннәр яки тернәкләндерү өчен кирәкле техник җайланма сатып алганнар.

Әлеге акция кысаларында шулай ук «Трамплин» инклюзив хорына да ярдәм күрсәтелгән. Хор өчен кыйммәтле фортепиано һәм концерт костюмнары сатып алганнар. Әлеге тәкъдимне «Камастройинвест» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Татарстан Республикасы башлыгының кадрлар резервы, «Грация» спорт мәктәбенең ата-аналар комитеты, «Хезмәт резервлары» физик тәрбия-спорт берләшмәсе гамәлгә ашырган.

«Игелекле Казан» командасы Яңа ел чараларында катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерә.

Барлык яңалыклар