Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Казан - Хезмәт батырлыгы шәһәре

Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бу исемне гамәлгә кую Хәтер һәм дан елының иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе булды, дип билгеләп үтте РФ Президенты Владимир Путин: «Бу инициатива чын мәгънәсендә бөтен халык тарафыннан хупланды. Ул тыл хезмәтчәннәренең фидакарь батырлыгын, көчле рухлы булуын, фронт янындагы районнардан 25 млн кешене һәм 3 меңгә якын предприятиене эвакуацияләүне аерым ассызыкларга мөмкинлек бирәчәк».

Казан, илнең 19 шәһәре белән беррәттән, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Бу мактаулы исем хәрби һәм гражданнар продукциясе предприятиеләрендә өзлексез җитештерүне тәэмин иткән, шуның белән массакүләм хезмәт батырлыгын күрсәткән шәһәрләргә бирелә. Хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә торак пункт гербы һәм Президент указы тексты төшерелгән истәлекле стела урнаштыру, 1-нче май, 9-нчы май һәм Шәһәр көннәрендә иҗтимагый чаралар һәм бәйрәм салютлары үткәрү тәкъдим ителә. Казанда стеланы урнаштыру өчен урынны халык үзе сайлаячак дигән карар кабул ителде. KZN.RU порталында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавышны шәһәрнең көньяк «капкасы» – аэропорт ягыннан Оренбург тракты буенча керү юлы җыйды. Нәкъ менә шул урында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы урнаштырылачак.

«Безнең шәһәрнең меңьеллык тарихында тагын бер мөһим чор барлыкка килде. Без казанлыларга һәм Бөек Ватан сугышы елларында Казан икенче йортларына әйләнгән меңләгән кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Бу безнең өлкән буынның хезмәт батырлыгына хөрмәт, тыл ветераннарының һәм Җиңү хакына эшләгән күпсанлы предприятиеләрнең казанышларын тану»
Илсур Метшин
Казан Мэры

Казан сугыш елларында илнең иң мөһим тыл үзәкләренең берсенә әверелде. ТАССР башкаласында хәрби җайга 139 сәнәгать предприятиесе үзгәртеп корылган, тагын 70 предприятие илнең үзәк һәм көнбатыш төбәкләреннән эвакуацияләнгән. Предприятиеләрдә Кызыл Армия ихтыяҗлары өчен 600-дән артык исемдәге корал, сугыш кирәк-яраклары әзерләнгән.

Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү инициативасы белән Казан һәм Татарстан Республикасы халкы, 1941-1945 елларда хезмәт коллективлары Бөек Җиңүгә ирешүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән заводлар һәм предприятиеләр; иҗтимагый оешмалар: Казан ветераннарының (пенсионерларның) иҗтимагый оешмасы, «Татарстан Геройлары» , «Россиянең хезмәт батырлыгы» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, «Бердәм Россия» «Яшь гвардия», «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый берләшмәсе, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе, «Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе» Берлеге, Казан федераль университеты студентлары һәм галимнәре һәм башкалар чыгыш ясады. Моннан тыш, «Мәскәү шәһәренең татар милли мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Бөек Ватан сугышы Ветераннары – блокадалы Ленинград герой-шәһәрендә яшәүчеләр» Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы һәм башкалар үзләренең мөрәҗәгатьләрен юллады.

Казанга хезмәт батырлыгы шәһәре мактаулы исемен бирү турындагы инициативаны 2 млн 400 меңнән артык кеше хуплады.

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү өчен!

Сайтта инициативаны 208904 кеше хуплады
Казан Бөек Ватан сугышы елларында

Бөек Ватан сугышы елларында Казан илнең иң мөһим тыл үзәкләренең берсе була. Шәһәрнең 139 предприятиесе хәрби җайга күчерелгән, Казанга илнең үзәк һәм Көнбатыш төбәкләреннән 70-тән артык предприятие эвакуацияләнгән. Казанда 600 исемдәге корал, сугыш кирәк-яраклары җитештерелгән, аларны әзерләү һәм фронтка җибәрү буенча өзлексез эш алып барылган. Һәр алтынчы хәрби самолет шәһәрнең авиация заводларында чыгарылган. С.П.Королев һәм В.П.Глушконың техник тикшеренүләре нәтиҗәсендә үзебезнең беренче РД-1 сыеклык реактив двигателе барлыкка килде.

Ленинградтан эвакуацияләнгән 379 номерлы приборлар төзү заводында (хәзерге Казан электротехника заводы) хәрби-диңгез флоты суднолары өчен кирәкле идарә приборлары җитештерелде. ВВС һәм ВМФ, артиллерия, танклар өчен оптик приборларны Казанның 237-нче номерлы заводы (хәзерге Казан оптика-механика заводы) чыгарды. Казан Дары заводы базасында Махсус техник бюрода «Катюша» яшерен җайланмасы өчен реактив снарядларга дары әзерләнгән. Сугыш елларында завод алдынгы линиягә 4 млрд тан артык заряд җибәрде. Казан кетгут заводында операцияләр өчен алыштыргысыз хирургия тегү материалы әзерләнгән. Җиңел сәнәгать эшчеләре Кызыл Армия сугышчыларына 200-гә якын исемдәге кирәк-яраклар һәм кием-салым җитештергән.

Бөек Ватан сугышы елларында сәнәгатьнең эш нәтиҗәләре буенча Казанның 7 эре предприятиесе орденнар белән бүләкләнде, 14 предприятие 144 тапкыр ВКП(б) Үзәк комитетының һәм СССР Дәүләт оборона комитетының күчмә Кызыл Байракларына ия булды. Казан инде сугыш алдыннан ук Идел буеның танылган фәнни үзәге булып торган. Сугыш елларында илнең башка төбәкләреннән шәһәргә 33 фәнни учреждение эвакуацияләнгән.

1941-1942 елларда Казанда 45 госпиталь эшләгән. Аларда Кызыл Армиянең 334 мең сугышчысы һәм командирлары дәвалау һәм тернәкләндерү курслары узган, аларның 62%-ы сафка кайтарылган.

Соңыннан Казан танк училищесының нигезе булган Казан пехота училищесы Бөек Ватан сугышы елларында 4628 танк командиры әзерләгән. 1944 елда Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен 75 меңнән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнде, 10-нан артык кеше Социалистик хезмәт Герое исеменә лаек булды. Казанлыларның Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән зур өлеше Советлар Социалистик Республикалары Берлеге Югары Советы Президиумы Указы белән югары бәяләнде – шәһәр Ленин ордены белән бүләкләнде.

Фото чыганагы: tatfrontu.ru

16-нчы номерлы заводта моторлар җыю цехында. 1942 ел
16-нчы номерлы заводта моторлар җыю цехында. 1942 ел
«Спартак» комбинатының 2-нче номерлы тегү цехы. 1941-1945 еллар
«Спартак» комбинатының 2-нче номерлы тегү цехы. 1941-1945 еллар
СССР Югары Советы Президиумының Казанны Ленин ордены белән бүләкләү турындагы Указы, 1984 ел.
СССР Югары Советы Президиумының Казанны Ленин ордены белән бүләкләү турындагы Указы, 1984 ел.
Казан кетгут заводында хирургия җөй материалы җитештерү
Казан кетгут заводында хирургия җөй материалы җитештерү
У-2 (ПО-2) төнге бомбардировщиклары 387-нче номерлы заводны җыю цехында. Казан. 1943 ел
У-2 (ПО-2) төнге бомбардировщиклары 387-нче номерлы заводны җыю цехында. Казан. 1943 ел
1943 елның 387-нче номерлы завод цехында
1943 елның 387-нче номерлы завод цехында
387-нче номерлы заводның ПО-2 очкычлары өчен фюзеляжлар җыю цехында. 1943 ел
387-нче номерлы заводның ПО-2 очкычлары өчен фюзеляжлар җыю цехында. 1943 ел
Казан госпиталенең берсендә Беренче май бүләкләре өләшү. 1944 ел
Казан госпиталенең берсендә Беренче май бүләкләре өләшү. 1944 ел
Ортопед-травматолог, РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Л.И.Шулутко операция вакытында
Ортопед-травматолог, РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Л.И.Шулутко операция вакытында
Медицина фәннәре докторы, профессор Л. А. Орбели операция вакытында. Казан. 1942 ел
Медицина фәннәре докторы, профессор Л. А. Орбели операция вакытында. Казан. 1942 ел
Комсомолка А.Габдрахманова – 1-нче Мех фабрикасы машинисты фронтка заказ башкара. 1941 ел
Комсомолка А.Габдрахманова – 1-нче Мех фабрикасы машинисты фронтка заказ башкара. 1941 ел
Оборона чикләрен төзү. 1941 ел.
Оборона чикләрен төзү. 1941 ел.
Казанның пионерлары һәм мәктәп укучылары урып-җыюда. 1942 ел
Казанның пионерлары һәм мәктәп укучылары урып-җыюда. 1942 ел
Ваня Чередилин – 6 ай эчендә токарь белгечлеген алган 12 яшьлек яшүсмер. 1942 ел.
Ваня Чередилин – 6 ай эчендә токарь белгечлеген алган 12 яшьлек яшүсмер. 1942 ел.
Хирург, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе А.В.Вишневский үз кабинетында эшләү вакытында
Хирург, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе А.В.Вишневский үз кабинетында эшләү вакытында

Видео

«Мирные дети далекой войны» документаль фильмы

НТВ, «Сегодня» 06.06.20

Беренче канал, «Время» 08.06.20

«Мир» телеканалы, «Хәбәрләр» 22.06.20


Саннар һәм фактлар:
  • 600-дән артык
    исемдәге корал, сугыш кирәк-яраклары Казанда җитештерелгән
  • һәр алтынчы
    хәрби самолет Казанда чыгарылган
  • 103000 артык
    тонна дары Казанда әзерләгән
  • җиде
    Казанның предприятиеләре орденнар белән бүләкләнгән

Тыл хезмәтчәннәре турында сөйләгез

Казанның һәр гаиләсендә диярлек Бөек Ватан сугышының үз тарихы бар – сугыш кырларында Ватанны саклаучылар яки тылда хезмәт итүчеләр. Үзегезнең героегыз – тыл хезмәтчәне турында сөйләгез, сугыш елларында шәһәр предприятиеләрендә эшләгән, Кызыл Армия өчен продукция чыгарган, фәнни эшләнмәләр алып барган, госпитальләрдә сугышчыларның гомерләрен саклап калган, хәрби кадрлар әзерләгән туганнарыгызның тарихы белән уртаклашыгыз. Иң кызыклы тарихлар kzn.ru порталы битләрендә урын алачак.