Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Коронавируска - ЮК!

Бүлектә COVID-2019 белән бәйле рәвештә Татарстандагы һәм аның башкаласындагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турында актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә кайнар линия телефоннарын табарга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, транспорт учреждениеләре эше турында, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары хакында белергә мөмкин.

Проект турында

Татарстанда йогышлы авырулар, шул исәптән коронавирусның таралуына юл куймау буенча чаралар гамәлгә ашырыла.

Бүлектә COVID-19 авыруы белән бәйле рәвештә республикада һәм аның башкаласында санитар-эпидемиологик хәл турында актуаль мәгълүмат җыелган. Биредә кайнар линия телефоннарын табарга, мәгариф, сәламәтлек саклау, транспорт учреждениеләре эше турында белергә мөмкин.

Моннан тыш, бүлектә федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә каралган кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары турында мәгълүмат тупланган. Ярдәмнең барлык чаралары турында тулырак «Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм» өстәмә битендә белергә мөмкин.

Искәртеп узабыз, татарстанлыларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәү зарур: сулыш органнарын шәхси саклау чараларын куллану һәм 1,5 метрга кадәр социаль дистанция тоту. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте карары нигезендә, 28-нче октябрьдән башлап, Россия территориясендә булган барлык кешеләр җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен битлекләр кияргә тиеш.

Грипп һәм кискен респиратор-вируслы инфекцияләрне, шул исәптән коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча тәкъдим ителгән чаралар белән белешмәлектә танышырга мөмкин. Моннан тыш, Казанда COVID-19-га каршы вакцинация уздырыла. Прививкага РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, күпфункцияле үзәкләрдә, 122 телефоны буенча, шулай ук шәһәр сырхауханәләрендә контакт телефоннары аша язылырга мөмкин.

Медиа

Фото
Видео
Кайнар линияләр

Коронавирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча бердәм күпканаллы кайнар линия

+7(800)222-59-00, 122, көн саен 7.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр 

Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен кайнар линия телефоннары

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)519-34-06, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр;

Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)264-30-86, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес);

Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)557-76-10, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес);

Совет районы: +7(843)272-01-05, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес).

«Без бергә» проектының федераль телефоны +7(800)200-34-11

«Ачык Казан» сервисының кайнар линиясе
063, +7(843)236-41-23

Эшкуарлар өчен кайнар линия (беренче кирәк-ярак товарларын китерү, бәяләрне күтәрү һәм әзер продукцияне сату мәсьәләләре буенча)
+7(843)210-05-77, +7(917)264-13-27

Күзәтчелек тикшерүләрен тыюга мораторийны бозу фактлары һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча кайнар линия
+7(800)222-37-22

Эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен кайнар линия
+7(843)203-29-08, дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфессез

Кризистан аеруча зыян күргән өлкәләрдә эшләүче шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр өчен кайнар линия телефоннары

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)519-34-47, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр;

Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)264-31-41, +7(843)264-30-86, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр;

Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)557-76-10, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр;

Совет районы: +7(843)272-01-05 (ял көннәрендә), +7(843)272-35-03 (эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр).

Сатып алынган юлламалар мәсьәләләре буенча кайнар линия

+7(843)222-90-31, дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линиясе (мәктәпләрдә, көллиятләрдә, техникумнарда һәм югары уку йортларында дистанцион укытуны һәм эшләүне оештыру буенча)

+7(843)294-95-70, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр

Үзизоляциядәге татарстанлыларга психологик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия («Сердәш 129» республика кризислы медицина-психологик ярдәме базасында)

+7(843)279-55-80

Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең кайнар линиясе

+7(843)514-92-21, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр