Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2022, 15:56

1 нче июньдә укучылар ТР Милли музеенда экскурсияләр үткәрәчәк

Акциядә Казанның сигез гомуми белем бирү учреждениесеннән 25 укучы катнашачак.

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы май). 1 нче июньдә 25 укучы ТР Милли музеенда һәм аның филиалларында экскурсияләр уздырачак.

10 яшь экскурсовод үз көчләрен ТР Милли музеенда, калган 15 е аның филиалларында (Боратынский музеенда, Габдулла Тукай әдәби музеенда, Шәриф Камал музеенда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында) сынаячак.

Акциядә Казанның сигез мәктәбеннән укучылар катнаша. Бу вакыйгага алар өч атна әзерләнгән. Экскурсоводларның яше – 9 дан 17 гә кадәр, аларның кайберләренең халык алдында чыгыш ясау һәм экскурсияләр алып бару тәҗрибәсе бар инде. Әйтик, «Шаян-ТВ» балалар телеканалында тапшыру алып баручы, Мәскәү районының 2 нче гимназиясе укучысы Азанат Зәйнуллин Габдулла Тукай әдәби музеенда экскурсия уздырачак. Мәктәпләрдәге эзләнү отрядларында катнашучылар үзләрен Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында экскурсовод ролендә сынап караячак.

Экскурсовод балалар һәм аларның педагоглары ТР Милли музееннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак.

Укучылар тарафыннан экскурсияләр үткәрү акциясеннән «Музей – яңа мөмкинлекләр территориясе» проекты старт ала, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

Барлык вакыйгалар