Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2019, 09:07

21 сентябрьдә Казанда «Бакчачы көне – 2019» күргәзмә-ярминкәсе узачак

Ярминкә «Казан» агросәнәгать паркы мәйданчыгында 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр узачак.


(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). 21-нче сентябрьдә Татарстан башкаласында «Бакчачы көне – 2019» күргәзмә-ярминкәсе узачак. Анда шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша ала.

Ярминкә «Казан» агросәнәгать паркы мәйданчыгында 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен мәйданчыклар шәһәрнең барлык районнарында да оештырыла.

Барлык вакыйгалар