Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2023, 13:40

7 нче мартта Казан Кремле музейларында килүчеләрне бушлай кабул итәчәкләр

Бу көнне шәһәр халкы һәм кунаклары ТР Милли музеена һәм аның барлык филиалларына да бушлай керә алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). 7 нче мартта ТР башкаласы халкы һәм кунаклары Казан Кремле музейларын бушлай карый алачак.

10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр «Эрмитаж-Казан» үзәге, Гавами урынарның күргәзмәләр залы, ТР табигать тарихы музее, ТР дәүләтчелеге тарихы музее, Туп сарае музее һәм Благовещенский соборы тарихы музее ачык булачак. Ислам мәдәнияте музее 9:00 сәгатьтән 19:30 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Музейларга керү сеанслар буенча (һәр ярты сәгать саен – 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр) башкарыла. Санитар эшкәртү өчен тәнәфескә 13:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр бүленәчәкләр, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте. 

Исегезгә төшерәбез, 7 нче мартта Казан халкы һәм кунаклары ТР Милли музеена һәм аның барлык филиалларына да бушлай керә алачак. Алар арасында Габдулла Тукай әдәби музее, А.Горький һәм Ф.Шаляпин музее, В.Ленин музей-йорты, М.Җәлилнең музей-фатиры һ.б. бар.

Барлык вакыйгалар