Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.05.2021, 13:15

7 май көнне Горки-Әмәт урманында «Дай лапу» хәйрия чарасы узачак

Программада – кинологлардан һәм этчеләрдән хайваннар турында лекцияләр, этләр чыгышы һәм хайваннар өчен товарлар маркеты.

Фото: Казан парклары һәм скверлары дирекциясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). 7-нче майда Горки-Әмәт урманында «Дай лапу» хәйрия чарасы узачак. Кинологлар һәм этчеләр йортсыз хайваннар белән үзеңне ничек тотарга, этләрдән курыкмаска һәм хайванны тыңлаучан булырга өйрәтергә кирәклеге турында сөйләячәк.

CUBE контейнер үзәге амфитеатрында барлык теләүчеләр өчен лекторий эшләячәк. 12: 00 сәгатьтә «Шәһәрнең йортсыз этләре: яратырга, куркырга ярамый» темасына беренче лекция башлана. 13: 00 сәгатьтә этләрне өйрәтү мәктәбенә нигез салучы Анастасия Костенкодан «Эт белән аралашуның төп күнекмәләре» лекциясе башлана. 14:30 сәгатьтә «Приютлардагы этләрне тәрбияләү һәм өйрәтүнең үзенчәлекләре» лекциясен профессиональ кинолог Мария Хәйруллина укыячак. 

Этләрне йөртү өчен мәйданчыкта 14:00 сәгатьтә дүрт аяклыларның күрсәтмә чыгышлары узачак.

Моннан тыш, көн дәвамында CUBE янындагы яшел кырда «Вега» хайваннар өчен приют белән берлектә приют карамагындагыларның һөнәри фотосессиясе оештырылачак. Фотографияләр аларга хуҗаларын табарга ярдәм итәчәк. Чараның барлык кунаклары хайваннар белән таныша һәм алар белән парк буйлап йөри алачак. 

Шулай ук паркта этләр һәм мәчеләр өчен товарлар маркеты узачак һәм «Вега» приютына ярдәм җыю оештырылачак. Азык-төлек һәм пеленкалар алып килергә, я урында нәрсәдер сатып алырга һәм волонтерларга калдырырга мөмкин булачак. Чара кунаклары этләр өчен азык сатып ала алачак, сатудан кергән табышның бер өлеше приютка ярдәм итәчәк, дип хәбәр итәләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Барлык вакыйгалар