В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якындагы очрашу 14 декабрьгә билгеләнгән
Марат Мөгыйнов фотосы
Декабрьдә Казанның өч иҗтимагый киңлегендә яңа гына эт асрау белән шөгыльләнә башлаган кешеләр өчен бушлай дәресләр уздырыла. Күнекмәләрне этләрнең үз-үзен тотышын өйрәнүче белгеч Полина Кучеева үткәрә. Аның җитәкчелегендә хайваннар төп командаларны үтәргә өйрәнәчәк һәм каршылыкларны узарга тырышачак.
14 декабрьдә шәһәр халкын М.Горький исемендәге ял паркына чакыралар. Очрашуда Полина Кучеева этләрне күнекмәләргә өйрәтү нигезләре турында сөйләячәк.
Киләсе чара 21 декабрь көнне «Крылья Советов» паркында уздырыла. Бу көнне этләр йөртү мәйданчыгында «көчекләр сәгате» була.
Якшәмбе көнне, 28 декабрьдә, Горки-Әмәт урманында аджилити буенча күнекмәләр – каршылыкларны җиңәргә өйрәтү дәресе оештырыла.
Күнекмәләрдә өч ай ярымнан өлкәнрәк, карантин чорын узган, вакцина ясатылган һәм паразитлардан эшкәртелгән көчекләр катнаша ала, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Чаралар 15:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен тренер аша язылырга кирәк.