Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.12.2025, 17:17

Бирма боксы һәм Яңа ел багышланган җырлар кичәсе: Казанның берничә яшүсмерләр клубында остаханәләр уздырыла

Кайбер чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Бу атнада Казанның берничә яшүсмерләр клубында остаханәләр уздырыла. Казанлыларны яңа елга багышланган кул эшләре һәм открыткалар әзерләргә, чыршы уенчыклары тегәргә, Бирма боксы, йога белән шөгыльләнергә, бачата һәм сальса биергә чакыралар.

Иртәгә, 23 декабрьдә, «Витамин» клубында (Державин урамы, 3 йорт, 3 к) яңа ел эшләнмәләре ясау буенча остаханә уздырыла. Чара 15:00 сәгатьтә башлана. Шул ук көнне «Ритм» клубында (Кутузов урамы, 10а) котлау открыткасы ясарга мөмкин булачак. Дәрес 16:00 сәгатьтә башлана, катнашу өчен +7(905)314-62-81 телефон номерына шалтыратып, алдан теркәлергә кирәк.

Чәршәмбе, 24 декабрь көнне, яшь шәһәрлеләрне чигү үрнәкләре төшерелгән фетрдан чыршы уенчыклары тегү остаханәсендә көтәләр. Ул 13:30 сәгатьтә «Алтын кул» клубында (Гарифьянов урамы, 34) узачак. Теркәлү өчен телефон номеры: +7 (927)036-66-96.

16:00 сәгатьтә казанлылар «Юни» клубында (Горький шоссесы, 43/1) Бирма боксы буенча күнекмәләргә килә ала. 18:00 сәгатьтә теләге булган һәр кешене «Яратам» клубына (Короленко урамы, 11а) парлар өчен бачата һәм сальса буенча остаханәгә чакыралар. Чарада катнашу өчен +7(843)598-42-53 телефон номеры буенча теркәлергә кирәк. Шул ук вакытта «Лазер» клубында (3 нче Кленовая урамы, 23А) йога дәресе үткәреләчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 25 декабрьдә, оригами техникасы буенча кәгазьдән кар бөртекләре ясау остаханәсе оештырыла. Ул 16:00 сәгатьтә «Сандугач» клубында (Гагарин урамы, 77б) узачак. Яңа елга багышланган рәсем дәресенә казанлыларны 16:00 сәгатьтә «Лада» клубында (Гаврилов урамы, 22) көтәләр. Катнашу өчен +7(937)622-02-16 телефон номерына шалтыратып, теркәлергә кирәк.

Яңа елга багышланган җырлар кичәсе атнаның соңгы чарасы булачак. Чара 26 декабрьдә «Родник» клубында (Айвазовский урамы, 14) 16:30 сәгатьтә уза. Катнашу өчен алдан +7(843)263-08-56 телефоны буенча язылырга кирәк, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.

Барлык вакыйгалар