Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.06.2021, 16:26

Казанда 20 дән артык дизайнер мөселман киеме коллекциясен тәкъдим итәчәк

3-нче июньнән 7-нче июньгә кадәр «Казан ярминкәсе»ндә «Ислам нуры» күргәзмәсе узачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). 3-7-нче июньдә «Казан ярминкәсе» территориясендә «Ислам нуры – Луч ислама» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе узачак. Программада – лекцияләр, мастер-класслар һәм мөселман киемнәрен күрсәтү.

Күргәзмә үзендә берничә экспозицияне берләштерәчәк: рухи-агарту юнәлеше, «Мөселман модасы», «Хәләл» стандартлары буенча продукция, «Осталар шәһәре» декоратив-гамәли иҗаты һәм халык кәсепләре, «Шәрык кылычы» сугыш һәм салкын корал. Мөселман киемен күрсәтү өчен коллекцияләрен Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ульяновск шәһәрләреннән 20-дән артык дизайнер тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, чара кысаларында конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр, танып-белү очрашулары, иҗади мастер-класслар, салкын корал белән сугыш сәнгатенә ия осталарның чыгышлары, мөселман гастрономия фестивале дә узачак. Теләге булганнар шулай ук хәрби сәнгать һәм татар кылычы белән эш итү буенча мастер-класста катнаша ала.

Күргәзмә 3-нче июньнән 6-нчы июньгә кадәр 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр һәм 7-нче июнь 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Тулырак программа белән танышырга һәм катнашу өчен теркәлергә түбәндәге сылтама буенча мөмкин.

Барлык вакыйгалар