Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2023, 11:13

Гигант кырпы балыгы карачкысы, бал-маскарад, Бах һәм Пьяцолла музыкасы – Милли музей туган көнен бәйрәм итәчәк

Музейның 128 еллыгы уңаеннан кунаклар өчен бушлай программа әзерләнгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче апрель). 5 нче апрельдә Татарстан Милли музее үзенең 128 яшьлек туган көнен билгеләп үтәчәк. Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары квест һәм мастер-классларда бушлай катнаша, концерт тыңлый, бал-маскарад һәм бәйрәм программасының башка чараларына бара алачак.

10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр кунаклар үзләре өчен мастер-класс сайлый алачак, анда алар үз куллары белән төрле әйберләр ясаячак.

11:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр «Музей хәзинәләренең сере» квесты узачак. Анда катнашучылар музейның төп хәзинәсе – фондлары турында кызыклы фактлар беләчәк. Тарихи персонажлар ярдәмендә кунаклар экспонатларның серләрен ачачак.

11:00 сәгатьтә «Шәп театр командасы» балалар театр студиясеннән «#Неигрушки» спектакле, шулай ук Казан консерваториясе студентларыннан концерт башлана. Музыкантлар Иоганн Бах, Александр Глазунов, Астор Пьяцолла һәм башка композиторларның классик әсәрләрен уйнаячак.

13:00 сәгатьтә «Бегемот һәм башка тылсымлы хайваннар» квест-экскурсиясе башлана, ул алар турындагы борынгы күзаллауларга багышлана.

14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр бәйрәм кунаклары таксидермик күргәзмәгә бара ала, биредә җирнең биш континенты фаунасы вәкилләренең карачкылары тәкъдим ителәчәк. Алар арасында озынлыгы 4 метрдан артык һәм авырлыгы 960 кг булган гигант кырпы балыгының уникаль экспонаты да бар.

15:30 сәгатьтә музейның туган көне уңаеннан концерт программасы башлана.

Бәйрәм көнен бал-маскарад тәмамлаячак, ул 17:00 сәгатьтә башланыр дип көтелә.

Барлык вакыйгалар