Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.01.2025, 16:36

Балалар һәм яшүсмерләрне «Симург» үзәгендәге актерлык осталыгы буенча дәресләргә чакыралар

Дәресләрдә балалар командада эшләргә өйрәнәчәк һәм куелышлар оештыруда катнашачак

«Симург» инклюзив ял итү үзәгенең театр студиясендә сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар һәм яшүсмерләрне актерлык осталыгына өйрәтүгә язылу ачылды.

Театр остаханәсе балаларга үз сәләтләрен ачарга һәм үз-үзләренә ышанырга мөмкинлек бирәчәк. Алар командада эшләргә өйрәнәчәкләр һәм куелышлар оештыруда катнашачаклар. Барлык дәресләр тәҗрибәле педагог һәм театр студиясе җитәкчесе Яна Цепкова җитәкчелегендә узачак.

Дәресләргә йөрергә теләүчеләр сылтама буенча гариза тутыра алалар. Аларны атнага ике тапкыр уздырачаклар, дип хәбәр итә «Синең файдага» хәйрия фонды матбугат хезмәте.

«Вдохновение на сцене – театр для всех» проекты гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан рәисе грантына тормышка ашырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Симург» менталь тайпылышлары булган балалар өчен Татарстанда беренче инклюзив ял итү үзәге булып тора. Ул Казанда 2021 елда «Әкият» балалар курчак театры каршында ачылган.

Барлык вакыйгалар