Рус-Алман Швейцариясендә мәгълүмат күрсәткечләре кирәк, чөнки урын махсус саклана торган табигый территория статусын йөртә. Биредә кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне, сулы-сазлыклы җирләрне, урманнарны, су астында кала торган болыннарны күрергә мөмкин. Элек бу урында борынгы кешеләрнең тору урыннары урнашкан булган.
Идеяне «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы, активистлар Антон Бортяков һәм Тимур Ескараев гамәлгә ашырды. Кураторлары — ТР шәһәрләренең киңлекләрен планлаштыру институты эксперт-шәһәр төзүчесе Дарья Толовенкова һәм Татарстан республикасында Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте советы рәисе урынбасары Сергей Мухачов.
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.